Хуҗәмәт авылы малтабары Рамилне районда һәм Минзәлә шәһәрендә бик яхшы беләләр. Ул менә өч ел инде үзе җитештергән сөтне шәһәребезнең сигез ноктасында сату белән шөгыльләнә.
Приволье авылы янында ул үзенең җитештерү базасын булдырган. Рамил Муллахмәтов тәвәккәлләп районда сөт терлекчелеге белән шөгыльләнергә алынган һәм уңышлы шөгыльләнүче кыю карашлы фермерларның берсе. Зур тормыш тәҗрибәсе һәм аграр белемгә ия булуы, аңа өч елда эшчәнлеген киң җәелдерергә мөмкинлек биргән.
– Дәвек авылында тудым, миңа бер яшь тулгач, әти-әни Хуҗәмәт авылына күчеп киләләр. Әтием мәктәп директоры, әнием интернатта тәрбияче булып эшләде, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Алабуга педагогия институтында өч ел укыгач (ул чакта укытучы һөнәренең абруе төшкәч), 90 елларда илдә үзгәртеп корулар башлангач, укуны ташлап, Чаллы шәһәренең
“Гараж-1000” оешмасында ГАЗ-53 автомашинасында өч ел эшләдем. Аннары авылга кайтып, тагы ГАЗ-53 автомашинасында хезмәт куйдым, – дип сөйли авыл эшкуары. Ә йе, а ның к олхозда ындыр табагында эшләгәнен үзем дә хәтерлим.
Ул чактагы колхоз рәисе Әхәт абый Вильданов аны мактап телгә алган иде:
– Безнең алдынгы һәм булдыклы шоферларыбызның берсе, нинди генә эш кушсаң да ул аны менә дигән итеп башкарып чыга, – дигәне әле дә исемдә. Шулай колхозда ун ел эшләгәннән соң, үзенә ГАЗ-53 автомашинасы сатып ала, авыл кешеләренә төрле йөкләр ташый. – Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре миңа гаилә фермасы оештырып җибәрергә тәкъдим ясадылар – тәвәккәлләргә булдым. Приволье авылы янындагы чүп- чарга баткан җирдән авыл халкы кара балчыгын ташып бетергән урынны барып карадым да, шул җирне тәртипкә китерергә булдым, – ди Рамил.
Планировка ясап, чүпләрен башка җиргә күмдергән, 30 “КамАЗ” автомашинасы кызыл балчык ташыган, аннары Чаллыдан шул җирне тигезләү өчен Т-170 тракторын 80 мең сумга яллаган. Бер миллион сум кредит алып, буе 64, киңлеге 11 метрлы сарай төзегән. Бер ел буе ферманы торгызган. Ферма янына эшчеләргә шартлар тудыру өчен мунча да салып куйган. Гаилә фермасы төзегән өчен ТР хөкүмәте өлешләп бер миллион сумны түләгән. Субсидия озаграк килгәч, Рамил тагы бер миллион сум кредит алып, төрле җирдән, ветеринария табибы Сәлим Мөхәммәдиев белән киңәшеп, 24 баш сыер алган һәм эшли башлаган. Шул ук вакытта Хуҗәмәт ремонт-механика заводы директоры Хәнәфи Кәримов та булышлык күрсәткән. Печән хәзерләү өчен техника биргән. Ферма тирәсенә барлыгы 400 төп алмагач, миләш, юкә, каен агачлары утырткан.
– Быел мөгезле эре терлекләрнең баш санын 60 башка җиткердек. Көз көне булган үгезләрне суеп сатып җибәрергә туры килде. Әмма сыерларның баш санын киметмәдем, хәзер алар 36 башка җиттеләр. Бүгенге көндә гаилә фермасында малларны Радик Гәрәев, Рөстәм Корбанов (рәсемдә) карыйлар.
Фермада идеал чисталык хөкем сөрә, чисталык дигәннән, аларны Рамилнең тормыш иптәше Резеда контрольдә тота, чөнки базар шартларында сыйфатлы продукциягә генә ихтыяҗ бар.
Соңгы вакытта продукциягә сатып алу бәяләренең күтәрелүе авыл эшкуарлары файдасына. Рамил сөтне җитештереп, үзе Минзәлә шәһәре кешеләренә сата һәм аны гел көтеп алалар.
Булдыклы авыл эшкуарыныңфермасы – үзенең милке. Ул яктан аның күңеле тыныч. Тик менә җир мәсьәләсе, авыл яныннан фермага килү юлы аны бераз борчый. Аның пай җиренә кагылышлы мәсьәлә дә тулысынча хәл ителмәгән. Әлеге дә баягы “Вамин” белән бәйле булганга бу шулай. Ә көтүлек җире буенча җирлек башлыгы Гөлназ Вилданова, “Сөт иле- Чулман” филиалы җитәкчесе Линар Ахунов кризис заманында авыл хуҗалыгын күтәрүгә алынган фермерга ярдәм итәчәкләренә шик юк. Минем карашка, җир мөнәсәбәтләрен көйләүдә авыл җирлеге, муниципаль власть та, закон чыгаручылар да катгый эш алып барырга, тәү чиратта алар гади халыкның мәнфәгатьләрен күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Әле күптән түгел генә булган авыл җыенында район башлыгы Айдар Салахов Хуҗәмәт авылыннан фермага чаклы юл салдыртырга кирәклеген дә әйтеп узган, Рамилнең бу мәсьәләнең чишеләчәгенә шиге калмаган. Ул инде үзе дә юл салу өчен бетон торбалар кайтарткан, хөкүмәт фермага чаклы юл салып бирсә эшмәкәргә бу зур гына ярдәм булыр иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, сөтне Минзәләгә алып бару өчен көзге һәм язгы пычракларда бикавыр. Аның автомашинасы таудан менә алмый. Шулай ук кыш көне бу юлны кар баса. Ручей елгасында язгы ташу да көчле була, буаны да алып китә икән, юл ябыла. Тыйнак һәм аз сүзле Рамил Рәиф улы мактанырга яратмый:
– Кайсы гына эшне алма, күп нәрсә тырышлыкка һәм үз эшеңне яратып башкаруыңа бәйле. Мин үзем, кайда гынаэшләсәм дә, йөкләтелгән бурычларны ихлас башкарырга тырыштым.
Чынлап та, Хуҗәмәт авылында кемнән генә сорама, Рамилнең булдыклы, гадел, кешелекле булуын билгели.
Ә эшең уңышлы барсын өчен, тылың ышанычлы булырга тиеш. Рамил бу яктан уңган, җәмәгате Резеда аны һәрвакыт ярты сүздән аңлап тора, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә омтыла. Ул декрет ялына киткәнче, авылда фельдшер-акушер булып эшләгән. Резеда Рамил алып килгән сөтне халыкка сата. Муллахметовларның балалары да тәртипле һәм максатка омтылучан. Олы улы Айнур Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегендә, уртанчы улы Айрат Хуҗәмәт урта мәктәбендә, кече кызы Рияна өч яшьтә, балалар бакчасына йөри. Җәй көннәрендә каникулда Айнур һәм Айрат ферма малларын көтәләр.
Рамил саткан сөт турында берничә кешенең фикерләрен дә газета укучыларга җиткерәбез.
Галина Федотова:
– Мин үзем Атлар мәйданында торам, безгә Рамил сөтне подъезд төбенә чаклы ук китереп бирә. Ул саткан сөт бик тәмле, куелыгы да югары, кыш көннәрендә сөт кайсыбер кешеләргә җитми дә кала.
Анна Кочегарова:
– Мин өч ел буе сатып аламын, аның сөте куе һәм кибетнекенә караганда очсызрак. Бүгенге көндә кибеттә майлылыгы 3,2 процент булган 930 граммлы сөт 55 сум торса, шул хакка Рамилдән майлылыгы 4 процентан да ким булмаган 1,5 литр сөт сатып аласың.
Рәсим Акчурин:
– Фермерның сөте бигрәк тә тәмле, килгән саен өч литрдан ким алган юк, тормыш иптәшем сөтне кайнатып куя, аннан катык оета. Рамил саткан сөттән ботка пешерсәң дә, бик тәмле була. Майлылыгы һәм чисталыгы ягыннан кибет сөтенә караганда күпкә өстен.
сан
Бүгенге көндә Рамилнең гаилә фермасында 16 баш сыер бозаулаган, ул алардан көн саен 245 килограмм сөт савып ала, 144 килосын бозауларына эчертә.
акцент
Быел “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин авыл җыенында елга аша торба салып, юл салырга вәгъдә бирде. Шул торба булмаганга 2013 елда ук планлаштырылган юл фермага салынмый калган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бу проблеманы хәл итәр дип ышанабыз. Ферма салырга «кодалагач», үз бурычларыңны да үтәргә өйрәнергә иде.
Дилфас ГАЛИЕВ