Яраткан уеннары

2015 елның 13 феврале, җомга

Гордов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә традицион рәвештә “Аҗаган” уеннары уза. Бу елны дә әлеге мәктәптә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен хәрби уеннар уздырылды.

Командаларга уенның алты этабында үз көчләрен сынап карар­га кирәк иде. Бу – яралыны күтәреп алып бару, беренче медицина ярдәме күрсәтү, кырны миналардан чистарту, чаналарда узышу һәм башка шундый ярышлар. Һәр дөрес башкарылган этап өчен командаларга баллар өстәлеп барды. Җанатып тору өстенә укы­тучылар да балаларга төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар.

Командалар арасыннан иң яхшыларын аерып алу хөкемдарлар өчен бик авыр булды бу көнне, чөнки һәр команда җитез, өлгер һәм бик яхшы әзерлекле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International