Февральдән тираж артты

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Беренче графа – почта бүлекләре, икенче – 2014 елда әлеге почта бүлеге аша район газетасын алдыручылар саны, өченче – 2015 елның гыйнвар аенда “Минзәлә”- “Мензеля”га язылучылар, дүртенче – февраль аенда безнең сафларга өстәлүчеләр, яисә китүчеләр (-)

Авыл халкы белән аңлашып эшләүчеләр

Күчмә 1 163 175 3

Иске Маҗын 95 101 1

Коноваловка 73 94 5

Югары Тәкермән 69 74 1

Наратлыкичу 71 72 1

Яңа Маҗын 87 86 2

Яңа Мәлкән 101 101 3

Тырышалар, әмма, сәбәпләре чыгып тора

Әтрәкле 188 175 4

Аю 76 73 1

Бикбау 97 95 1

Дәвек 65 59 1

Кадрәк 171 143 11

Хуҗәмәт 157 149 2

Николаевка 120 111 1

Күчмә 2 28 26 2

Тауасты Байлар 68 66 1

Воровский исем. 129 119 3

Калморза 44 42 1

Матвеевка 73 64 1

Иске Иркәнәш 89 85 2

Урыс 153 136 3

Газета вакытында килмәгәч, язылучылар нык кими

Шәһәр (үзәк) 716 653 26

Шәһәр беренче 405 356 7

икенче 327 322 -

өченче 335 268 15

Алтернатива һәрвакыт бар

“40 тартма” 40 60 10

Изыскателләр бистәсендәге

кибетләр 160 200 20

Үзәктәге газета таратучы 98 115 15

Газета чыгару белән шөгыльләнгәнгә генә түгел, гомумән, патриот буларак, районда яшәп тә, рай­он газетасын укымаган кешеләрне аңламыйм мин. Димәк, патриотлык хисе чыннан да кими бара. Димәк, Минзәләгә кайтып төпләнгән кешеләр генә түгел,

үзебезнекеләр дә райондагы хәлләр белән хәбәрдар буласы килми. Битарафлык бар бугай. Без һәрвакыт әйтеп киләбез, газета битләрендә тагын нинди те­малар җитми дип уйлыйсыз икән, шул темага үз фикерләрегезне язып җибәрегез. Әйе, бездә фәлән җирдә чара, ярыш булды дигән материаллар кимеде. Ул чаралар турында отчет кирәкми газета укучыга. Аның өчен безнең сайт бар: Мензеля.ру, башка сайт­лар бар. Бүгенге көн турында фикер алышу сездән, ә бездән хәлдән килгәнчә, кешене кызыксындырырлык, аңа ниндидер ярдәм итәрлек, районда нинди кешеләр яшәвен хәбәр итеп тору.

Газетага язылу кыйбат түгел, тормыш итү кыйммәткә төшә. Февральдә укучыларыбызның саны арту – “Минзәлә”-“Мензеля”ның район тормышында үз уры­ны барлыгын кисәтүче фактор дип кабул итәбез. Март аенда да безнең сафлар артыр дип өметләнәбез. Подписканың шактый өлеше почтальоннарның үз бу­рычларына намуслы карауларына бәйле икәнен аңлап, без почта бүлекләрен төркемнәргә бүләргә булдык. Урталыктагыларның бергәләшеп өскә күтәрелүенә өмет бар.

акцент

Беренче төркемдә баручы почта бүлекләре безнең тарафтан хөрмәткә лаек, ә ул поч- та бүлекләре хезмәт күрсәткән авыллар­да яшәүчеләр “Минзәлә дуслары” клубы әгъзалары булып торалар. Газета битләрендә алар бер тапкыр коммерцияле булмаган игъ­лан бирә алалар. Белдерү бирәсе булганда, 2015 елның 6 аена язылган квитанция булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International