Гыйнвар аенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.
Анда республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан 30 команда катнашты. “Лачыннар” командасының 2002- 2003 елгы яшүсмерләре, ярымфинал уеннарда уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты һәм Казан, Азнакай, Мамадыш, Байлар Сабасы командаларыннан калышып, VI урынны алса, Чирмешәндә исә беренче урын Минзәлә хоккейчыларында булды. Анда 19 район арасында ТР буенча Х спартакиадасының финал уеннары узды. Тренер-укытучылары – Виталий Пантелеев.