Дүшәмбе көнне бер-бер артлы унлап өлкән кешенең район мәдәният йортына баруын күргәч: “Бүген нинди бәйрәм икән, бернинди дә афиша күренмәгән иде” дип уйлап куйдым мин. “Без хорга йөрибез” диделәр алар. “Ничек? Халык хоры репитицияләре монда үтәмени хәзер?” – дип сорыйм. “Юк, монда безнең ретро-җыр театры”, – дип җавап кайтардылар өлкәннәр. Бүгенге әңгәмәбез район мәдәният йортында шәхси инициативасы белән ачылган ретро-җыр театры җитәкчесе Ирина Моряхина белән булыр.
– Үзегез турында сөйләгез әле.
– Биш яшемнән үк ишегалдында башка балалар белән концертлар оештырырга ярата идем. 2 нче санлы мәктәптә укыдым, соңыннан КДПИ ның музыка факультетын тәмамладым. Музыка мәктәбендә 10 ел директор вазыйфасын башкару белән бергә, ветераннарның халык хорында хормейстр булып эшләдем. Соңгы елларда Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильинаның урынбасары булдым, “Кояшкай” лагеры базасында эшләдем.
– Әлеге хор ветераннар- ның халык хорыннан нәрсәсе белән аерыла?
– Бу камера хоры. Безнең занятиеләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 10да үткәрелә (Ләйлә Фәррахова белән килештерелеп), ә ветераннар хорыныкы – сишәмбе һәм җомга. Безнең берләшмә кешеләре ике занятиегә дә йөри алалар.
– Берләшмәгә йөрүчеләр- нең саны һәм яшь чикләре нинди?
– Хорга 20ләп кешене җыярга планлаштырабыз. Берләшмәгә үзем кебек педагогларны җыярга уйлыйм. Беренчедән, укытучылар – бик җаваплы кешеләр, икенчедән, миңа алар белән әшләве җиңел. Безнең сафларда күбрәк пенсионерлар. Хәзерге көндә беренче занятиеләр үтә, әлегә унлап кеше җыйналды. Без тагын кешеләр туплыйбыз. Минзәләлеләр берләшмә турында укысалар, бәлки, безгә кушылырга теләк булучылар тагын табылыр.
– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Минзәләлеләргә 60-70 нче елларны искә төшерергә теләп, “Рус романс кичәсе” кебек онытылган чараларны яңартмакчы булабыз. Өлкән буын вәкилләре бу чорларны ностальгия белән искә алалар, яшьләр арасында да әлеге жанрны яратучылар аз түгелдер. Әгәр дә халык хоры район күләмендә узучы концертларда катнашса, республика смотрларында чыгыш ясаса, без тематик кичәләр уздырып, анда яшьләрне, балаларны чакырырга уйлыйбыз. Безнең үзебезнең җырчыларыбыз һәм шагыйрьләребез бар. Хорга һәркем йөри ала, юбилей даталарына да үзгә программа әзерләргә уйлап торабыз. Килегез – күрегез.
Антонина Пантюхина:
– Монда ялгызлыктан качу өчен киләм. Минем музыкага һәвәслегем юк, ләкин монда мин үземә дуслар таптым, бер коллектив булып укмаштык. Бергәләп юбилей даталарына әзерләнергә яратам, гомуми кызыксынулар буенча да җыелабыз.
Галина Цыпцина:
– Хор белән җырлау онытылып бара. Үсеп килүче буынга үзебез белгәнне булса да биреп калдырасы, массалы мәдәниятны күрсәтәсе килә.
Клавдия Обухова:
– Үзебезнең сызлау-авыртуларны, ялгызлыкны онытып, монда – киң күңелле җитәкчебез янына киләбез.
Людмила Петрова:
– Без музыкаль салоннан тыш, ветераннар хорына да, сукырлар җәмгыятенә дә йөри алабыз. Ветераннарның күңеле һаман яшь әле. Безнең җитәкчебез белән эшләве җиңел, ул һәр кеше белән уртак тел таба, оештыру сәләте дә бар. Бик мөлаем кеше.
Ирина Моряхина, җитәкче:
– Җырлау – димәк яшәү дигән сүз. Җыр дәвалый, кәеф күтәренкелеге бирә. Күңелле җырлар йөрәкне җилкендерә, – дип күңелле җыр суза...
Наҗия ПУЧКОВА