ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпме генә вакыт узмасын, “Сез кайсы елларны гомерегезнең иң бәхетле чоры дип саныйсыз?” дигән сорауга Минтимер Шәрип улы үзгәрешсез хәлдә җавап бирә:
– Минзәлә елларын, күңелемә якын Минзәләне!
 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Шулай гадәткә керде:
кызымны балалар бакчасыннан
алам да, аның йөзләгән
сорауларына җавап бирә-бирә
өйгә кайтабыз.
 

Минзәләле Любовь
Пузикова балаларның
ялын оештыру буенча
һәм ТР яшьләре
ведомствоара
комиссиясе исеменнән
Краснодар краеның
Анапа курорт
шәһәрендәге
“Витязево” балалар
сәламәтләндерү
лагерында гадәттән
тыш хәл килеп
чыкканда күрсәткән
батырлыгы өчен мактау
хаты белән бүләкләнде.

2017 елга да район бюджеты дефицитсыз кабул ителде. Әмма
аны ел дәвамында тулыландыру өчен бик киеренке эшлисе
була.
 

13 декабрьдә Бөтендөнья хор көне билгеләп үтелә. Бар кеше дә җырлауның файдасын аңлап бетерми. Ишетү сәләте һәм тавышы бармы юкмы, җырларның сүзләрен беләме-юкмы, теләсә-нинди очракта җырлау сәламәтлеккә файда китерә. 2 ел инде район мәдәният йортында Ирина Моряхина җитәкчелеге астында “Ретро” театры эшләп килә.

Язмышларны бергә бәйләгәндә бер-беребезгә гомерлек ярлар булыйк
дип вәгъдәләр бирәбез, язылышкан парларга тормыш юлыннан үткәндә
бер-берегезгә таяныч булыгыз дигән теләкләр телибез. Кызганычка каршы,
тормышта аерылышулар бар. Аерылышуларның артуына нәрсә сәбәпче, ир
белән хатын арасында аңлашылмаучанлыклар каян килеп чыга, аларның
аерылышулары нәрсәгә бәйле, гаиләләрдә нинди проблемалар бар? Озак
еллар гимназия директоры булып эшләгән педагогик хезмәт ветераны,
хәзер ТОС-1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова, ЗАГС бүлеге мөдире Анна
Куприянова, районның 2 нче санлы участогы буенча мировой судья Чулпан
Хәбибуллина,“Минзәлә” район газетасының баш мөхәррир урынбасары
Флүрә Мусина “түгәрәк өстәл” артында шушы хакта сөйләштеләр.

 Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар буена тырыш хезмәт куючы Язкәр Биҗанов (“Илнур” КФХсы башлыгы) белән Нәсим Дәүләтов (“Давлетов” КФХсы башлыгы) исемнәре минзәләлеләргә яхшы таныш.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм
конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советында күтәрелгән
темалар районның террорга каршы комиссия утырышында да
чагылыш тапты.
 

22 декабрь – РФ Пенсия фонды барлыкка килгән көн. Шул уңайдан идарәнең бүгенге эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан без ТР Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Нэля Бикеева белән әңгәмә кордык.

2017 елның беренче яртысына
басма матбугатка язылу буенча
“ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан
оештырылган “Әти-әниеңне һәм
якыннарыңны яздыр” дигән акция
дәвам итә. Шушы акция кысаларында
район башлыгы Айдар Салахов
“Умырзая” реабилитация үзәгенә
киләсе елның беренче яртысына
“Минзәлә” һәм “Мензеля” район
газеталарына подписка бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International