Флүрә МУСИНА
Әлеге үзәкнең директоры Татьяна Вахрушева безгә биредәге реабилитацияләү хакында сөй- ләде, район газетасының нинди роль уйнавы турында фикерләрен уртаклашты:
– Безнең реабилитация үзәгенә көн саен 35 бала йөри, шуларның өчесе әниләре белән килә.
Балалар биредә тәүлек әйләнә, стационар яки ярымстационар режимда булалар. Барлык социаль хезмәтләрне – педагогик, медицина, юридик, хезмәт, мәдәният хезмәтләрен тулы күләмдә алалар. Үзәктә 30 көн булалар. Кирәк булганда, эксперт советы карары буенча, баланың биредә реабилитация үтүе 21 көнгә озынайтыла. Балалар төрле авырулар белән керәләр: араларында ДЦП, хәрәкәт итү аппаратлары бозылу, соматик, колагы ишетмәү, күзе күрмәү кебек авырулар бар. Безнең үзәккә республикадагы башка районнардан да, әйтик, Биектау, Чирмешән, Алексеевск кебек районнардан да киләләр.
Без “Минзәлә” район газетасын үзәккә һәрвакыт алдырабыз. Шулай итеп, аны башка районнардан килүче әниләр дә укыйлар. Безнең учреждение белән дә, шәһәр һәм район тормышы белән дә танышалар.
Мин үзем газетаны өйгә яздырам, аны гомер буена укыйм. Барлык вакыйгалар, чаралар үзәгендә кайныйсы килә. Газета – шәһәрнең йөзек кашы дип саныйм. Анда тормышыбызның бар ягы да яктыртыла.
Районыбыз күпмилләтле: анда барлык конфессия кешеләре дә бар. Теләсә кайсы битне ачсак та, анда мөселманнар өчен дә, христиан динендәге кешеләр өчен дә, шәһәр һәм авыл эшчәннәре өчен дә, мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә кирәкле мәгълүмат табып була. Газетада шундый рубрика бар, озын гомер юлы үткән үрнәк гаиләләр турында сөйләнелә, бик укылышлы. Ветераннар тормышы турындагы язмаларны бик кызыксынып укыйм, “Таныш исемнәр” рубрикасын күзәтеп барам. Чыннан да, район өчен күп эшләгән кешеләр турында нигә язмаска ди, аларны бар кеше дә белеп бетерми бит. Аннары игелек кылучылар да нигездә күләгәдә калырга телиләр. Алар моны шөһрәт өчен түгел, ә ихлас күңелдән ясыйлар, шундый шәхесләр турында язмалар күрәсе килә. Аларны укыган кешеләр үзләре дә шәфкатьлегә әвереләләр. Газетаның ике телдә: татар һәм рус телләрендә чыгуы да, “Атна вакыйгалары” өстәлеп кайтуы да бик әйбәт дип уйлыйм. Подписка бүләк иткәне өчен Айдар Фәслаховичка бик зур рәхмәт, үзенә дә җаваплы эшендә уңышлар юлдаш булсын.
Айдар Салахов, район башлыгы:
– Район «Стратегия-2030» программасын тормышка ашыруга кереште. Әлеге программаны әзерләү эше һәм аны ничек тормышка ашыру юллары «Минзәлә»-»Мензеля» газетасында киң яктыртылды.
«Стратегия-2030» программасын тулысынча һәм тиз арада тормышка ашыру өчен барлык предприятиеләр, оешмалар, төрле формадагы учреждениеләр җитәкчеләренең һәм районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлеге кирәк. Моңа ачыктан-ачык сөйләшү һәм шушы юнәлештәге һәр адымны киң яктырту юлы белән ирешелә. Барлык чаралар турындагы тулы мәгълүмат «Минзәлә»-»Мензеля» газетасыбитләрендә яктыртыла. Шуңа күрә район газетасының һәр санын башыннан ахырына кадәр бөртекләп укыйлар. Һәрбер җитәкченең туганын, якынын һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне газетага яздырырга мөмкинлеге бар дип саныйм.
Анастасия Свиягина, “Умырзая” реабилитация үзәгендә вахтер:
– Вахтада утыргач, иң беренче Минзәлә” газетасын биредә мин укып чыгам. Бигрәк тә пенсиягә кагылышлы яңалыклар, пенсионерлар турында материаллар белән кызыксынам. Газетадагы язмалар кызыклы да, файдалы да. Кайда нинди вакыйга булуын, нинди яңа объектлар ачылганын да газета аша белеп барабыз. Шунысына эчем поша, юл-транспорт вакыйгаларында гаепле затларның исемнәре тутырып язылмый, кем икәнен белеп булмый, аларга бераз оят булыр иде.
Ольга Емельянова, няня:
– Мин шәһәрнең Гоголь урамында яшим. Почтальоныбыз Нина Уржумцевага да бик рәхмәтле без, почтаны вакытында китерә. Район газетасына язылмый калган юк. Аның аша яңалыклар, район тормышы белән танышам, бик эчтәлекле.
“Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр” дигән акциягә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов та кушылды. Ул әнисенә – шәһәребезнең Изыскательләр урамы, 3/8 йортында яшәүче Рафия Гатаулла кызына 2017 елның беренче яртысына “Мензеля” район газетасына подписка бүләк итте.
Рафия Гыйләҗетдинова:
– Һәрбер әти-әни баласында өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Улыбызның подписка бүләк итүенә нык сөендек. Аның бу адымын миңа һәм әтисенә игътибарлылык күрсәтүе дип кабул иттек. Моңа ничек шатланмыйсың, ди. Вәсил улыбызның эше бик мәшәкатьле, җаваплы, эшендә уңышлар телибез. Ата-ана баласы өчен борчыла инде ул. Газетаның һәр яңа санын кулыма алуга, улымның эшенә кагылышлы язмалар юкмы дип тиз генә карап чыгам. Мөһим вакыйгалар буенча мәгълүмат күрсәм, сез ишеттегезме, укыдыгызмы дип алардан да сораштырам. Оныкларым килсәләр, күзем күреп бетерми дигән сылтау табып, аларга газета укырга кушам. Газетаның әһәмиятен белеп-аңлап үссеннәр дим. Үзем дә заманында редакциядә эшләп алдым, корреспондентларның язганнарын машинкада баса идек. Газетаны Минзәләгә килгәннән бирле, 40 ел яздырам. Язылмыйча калган бик сирәк, аннан башка тормышта нидер җитмәгән кебек. Бик яратам үзебезнең“Минзәлә”не.