Ирләр эчә, акча алып кайтмый, ә хатыннар... гариза яза

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

тукталып үтик: районда күпме пар гаилә корган, ничә пар ае­рылышкан?

А.К.: Быел язылышучылар саны нык кимеде. Әйтик, агымдагы елның 11 аенда 101 пар гаилә кор­ды, 2015 елда шушы чорда 160 пар булган. 59 парга азрак быел гаилә коручылар. Узган ел шушы чорда 71 пар аерылышкан, быел – 81 пар. Процентка әйләндерсәк, язылы­шучыларга карата аерылышучы­лар саны 80 процент тәшкил итә. 2013 елда ул – 46, 2014 елда –54, 2015 елны 44 процент. Әгәр 18 яшькә кадәрге балалары булмаса, алар ЗАГС аша аерылыша, әгәр ба­лигъ булмаган балалары бар икән, судка мөрәҗәгать итәләр. Быел аерылышкан 81 парның 7се генә турыдан-туры безнең ЗАГС бүлеге аша үтте, ягъни алар икесенең дә ризалыгы белән язылган гариза­лар буенча аерылышкан парлар.

Ф.М.: Бер районда сәбәбен белү максаты белән аеры­лышырга гариза бирергә килүчеләргә аноним анкета тутырырга тәкъдим иткәннәр. Бездә ничегрәк?

А.К.: Мондый анкетаны бар районнар да тудырды. Бу безнең Идарә тәкъдиме буенча башка­рылды. Барысы да риза булмады, 25 кеше шундый анкета тудырды.

Ф.М.: Соңгы вакытта аерылы­шулар процедурасын катлаулы­рак итү турында күп сөйлиләр. Татарстан башлангычы белән бу юнәлештәге тәкъдимнәр Дәүләт Думасына да кертелде. Ләкин ул әлегә яклау тапмады. Хәзер ае­рылышу процедурасы катгый­ланганчы дип озак вакыт бергә яшәмәгән, әмма документ буен­ча гаилә булып исәпләнгән пар­лар мөрәҗәгать итә башлаган дигән сүзләр йөри, бу шулаймы?

А.К.: Моннан күп еллар элек, әйтик, 70-90 нчы елларда чыккан суд карарлары белән килүчеләр булды. Кулларында суд карары бар, күптән бергә яшәмиләр, әмма аерылышу турында таныклыкла­ры юк. Квартплаталар буенча субсидияләр билгеләгәндә шушы таныклык таләп ителә. Әлеге суд карарлары көчендә, без аларга акт төзибез, документ бирәбез. Күптән түгел бер абый килде, кулында 80 нче еллар башында чыккан суд ка­рары. Шушы көнгә кадәр аерылы­шу таныклыгын кирәк санамаган. Хатыны мондый таныклыкны әллә кайчан Чаллыда алган, икенче кеше белән тормыш корган. Шун­дый парлар аркасында да аерылы­шучылар саны арта. Бер карасаң, аерылышучылар буенча статисти­ка дөрес алып барылмый, чөнки күпчелек очракта бер язылышуга ике аерылышу туры килә. Бүгенге закон таләпләре буенча, язылы­шырга гариза биргәндә синең пропискаңның кайда булуы мөһим түгел. Мәсәлән, парларның икесе дә Минзәләдә яшиләр, икесенең дә шушында пропискасы бар, ди. Алар Казанда да язылыша ала, Мәскәүдә дә. Әмма закон буенча аерылы­шуны язылышкан урында теркәп була яисә прописка буенча. Бер генә ЗАГС бүлегенең дә сез мон­да язылышкансыз дип гаризаны алырга теләкләре юк, шуңа күрә алар аны пропискалары кайда, шунда җибәрәләр. Бездә яшьләр бик калмый, аларның күбесе зур шәһәрләрдә яши, ә пропискалары Минзәләдә. Алар шул шәһәрләрдә язылышалар, әмма аерылышырга көн җиткәч, Минзәләгә кайталар. Бу без, ЗАГС хезмәткәрләре өчен, борчулы мәсьәлә.

Ф.М.: Суд участокларында нинди гаиләләр белән очрашыр­га туры килә? Аларның аерылы­шу сәбәпләре күп очракта нидә?

Ч.Х.: 2015 елда аерылышу буен­ча судка 104 гариза кергән булса, шуларның 80ендә балигъ булма­ган балалар бар иде. Калганнары – ире яисә хатынының риза бул­мавы аркасында судка мөрәҗәгать итүчеләр. Аларның барысы да ае­ рылыша дип әйтеп булмый, бераз вакыттан соң фикерләре үзгәрә, га­ризалары нигезендә эш туктатыла. Узган ел шушы гариза язучылардан яшүсмер балалары булган 63, ба­лалары булмаган 17 гаилә аеры­лышты. 21 гаилә аерылышудан баш тартты, гаиләләре сакланып калды. 2016 елның 1 декабрена ике учас- токка аерылышу буенча суд кара­вына 95 гариза керде, шуларның 73ендә балигъ булмаган балалар бар иде. 64 гаилә аерылышты, 30ы аерылышу турындагы фикердән рылыша дип әйтеп булмый, бераз вакыттан соң фикерләре үзгәрә, га­ризалары нигезендә эш туктатыла. Узган ел шушы гариза язучылардан яшүсмер балалары булган 63, ба­лалары булмаган 17 гаилә аеры­лышты. 21 гаилә аерылышудан баш тартты, гаиләләре сакланып калды. 2016 елның 1 декабрена ике учас- токка аерылышу буенча суд кара­вына 95 гариза керде, шуларның 73ендә балигъ булмаган балалар бар иде. 64 гаилә аерылышты, 30ы аерылышу турындагы фикердән кире кайтты. Судка аерылышу ту­рында гаризаны күпчелек хатын- кызлар бирә. Чөнки ирләре эчә, эшләми, гаиләгә акча алып кайт­мый. Аерылышуларның тагын бер сәбәбе – хыянәт аркасында. Гари­за язучыларның күбесе аерылы­шу сәбәбен төгәл язарга яратмый, шуңа характерлар туры килми дип куялар. Аерылышуга ике як та риза икән, закон буенча алар (Гаилә кодексының 23 маддәсе) аерылы­шу мотивын аңлатып тормасалар да ярый, диелә.

Ф.М.: Гаиләдә яшүсмер бала булган очракта да шулаймы?

Ч.Х.: Әйе, булса да, булмаса да шулай.

Ф.М.: Бу очракта закон ничек­тер йомшак сыман.

Ч.Х.: Әйе, элек Кодекс о бра­ке булганда уйлау өчен гаиләгә 6 ай вакыт бирелә иде, хәзер белгәнегезчә, аерылышуга ике якның берсе риза түгел икән, моның өчен өч ай вакыт бирелә. Әмма шушы 3 ай вакыт үткәч, га­риза бирүче аерылышырга карар иткән икән, бу очракта суд гаиләне аера. Монда икенче якның кар­шы булуы искә алынмый, чөнки уйларга бирелгән вакыт чыккан. Кешеләрне көчләп бергә тотарга хакыбыз юк. Менә шул 3 айда кай­бер гаиләләр дуслашып та китә.

А.К.: Аерылышканда балигъ бул­маган балаларының ничә яшьтә булуы роль уйныймы?

Ч.Х.: Балаларына 1 яшь тулмаган икән әле, ир кеше аерылышуга га­ кире кайтты. Судка аерылышу ту­рында гаризаны күпчелек хатын- кызлар бирә. Чөнки ирләре эчә, эшләми, гаиләгә акча алып кайт­мый. Аерылышуларның тагын бер сәбәбе – хыянәт аркасында. Гари­за язучыларның күбесе аерылы­шу сәбәбен төгәл язарга яратмый, шуңа характерлар туры килми дип куялар. Аерылышуга ике як та риза икән, закон буенча алар (Гаилә кодексының 23 маддәсе) аерылы­шу мотивын аңлатып тормасалар да ярый, диелә.

Ф.М.: Гаиләдә яшүсмер бала булган очракта да шулаймы?

Ч.Х.: Әйе, булса да, булмаса да шулай.

Ф.М.: Бу очракта закон ничек­тер йомшак сыман.

Ч.Х.: Әйе, элек Кодекс о бра­ке булганда уйлау өчен гаиләгә 6 ай вакыт бирелә иде, хәзер белгәнегезчә, аерылышуга ике якның берсе риза түгел икән, моның өчен өч ай вакыт бирелә. Әмма шушы 3 ай вакыт үткәч, га­риза бирүче аерылышырга карар иткән икән, бу очракта суд гаиләне аера. Монда икенче якның кар­шы булуы искә алынмый, чөнки уйларга бирелгән вакыт чыккан. Кешеләрне көчләп бергә тотарга хакыбыз юк. Менә шул 3 айда кай­бер гаиләләр дуслашып та китә.

А.К.: Аерылышканда балигъ бул­маган балаларының ничә яшьтә булуы роль уйныймы?

Ч.Х.: Балаларына 1 яшь тулмаган икән әле, ир кеше аерылышуга га­ риза бирә алмый. Әгәр хатынының ризалыгы булмаса. Ә хатын бирә ала. Әгәр ул авырлы икән, яисә ба­ласына 1 яшь тулмаган булса да.

Ф.М.: Гаиләләрнең аерылы­шу сәбәпләре арасында беренче урында ирнең матди хәленнән канәгать булмау, икенче урында хыянәт, аннары характерларының туры килмәве, диелде.

А.К.: Характерлар туры килмәү дигән сылтау бик үк дөресме икән? Кайбер суд карарла­ры белән танышканда ничәнче елны өйләнешүләрен, ничәнче елны аерылышуларын карыйбыз. 15шәр ел бергә яшәгәннән соң характерлар туры килмәде дию­не аңлап булмый.

Ч.Х.: Хәзер производствода бер эш бар, әлеге гаиләдә 5 бала, алар аерылышу сәбәбен характерлар туры килмәде дип язган. Әмма ае­рылышуга икесе дә риза. Уйларга вакыт та кирәкми, без карар кыл­дык, диләр. Без бу очракта берни эшли алмыйбыз.

А.К.: Бервакыт телевизордан аерылышучылар өчен госпош­лина 30 мең була икән дигән сүз китте. Шуннан соң кемнең кулын­да суд карары бар, алар ЗАГСка йөгерделәр.

Ф.М.: Хәзер аерылышкан өчен дәүләт пошлинасы күпме тора?

А.К.: Язылышкан вакытта ике кешегә бер госпошлина, аерыл­ ганда ике як та 650шәр сум түли.

Ч.Х.: Бездә 600 сум. Кайбер гаиләләр аз гына ачуланышып ал­дымы, елга өчәр тапкыр киләләр аерылышабыз дип. Сез болай гына аерым торып карагыз, нигә шунда ук судка гариза язасыз дим. Бер ай үтүгә, без дуслаштык дип киләләр.

Ф.М.: Күпчелек очракта ничә ел бергә торган парлар аерылы­ша?

Ч.Х.: Нигездә 3 елдан 10 елга кадәр яшәүчеләр. Гаиләдәге бала­лары 10-12 яшьтә булганнар.

Ф.М.: Нәрсә йогынты ясый икән моңа? Бу балалар үстерү чоры, шушы авырлыкларның йогынтысы белән бәйлеме әллә аерылышулар? Үзегез ничек уй­лыйсыз?

Ч.Х.: Судка гаризаны күбрәк ха­тын-кызлар бирә. Алар нигездә ирләренең эшләмәүләрен, эчү- ләрен, кул күтәрүләрен сәбәп итеп куялар. Аерылышкач алимент бу­лыр дип өмет итәләр. Балаларны үзем үстерәм, карыйм, эчкече, эш­сез ир кирәк түгел, дип зарлана­лар. Кайбер гаиләләрдә ирләр ха­тыннарына баш бирмиләр, аларча гына булырга, хатыннарын икенче ярлары итеп карау юк, мондый хәлгә күпчелек түзеп яши алмый.

Ф.М.: Яшь гаиләләр арасында аерылышучылар бармы?

Ч.Х.: Аз андыйлар, әмма бар. Мәсәлән, ел башында өйләнешәләр, ел ахырында аеры­лышалар. Быел шундый 3-4 гаилә булды. Берсе хәтта берничә ай үтүгә үк аерылышты.

А.К.: Хәзер күпчелек яшьләр кызның йөкле булуы аркасында язылышырга мәҗбүр була. Димәк, гаилә кору төптән уйланмаган, мондый гаиләләр дә озын гомерле булмый.

Ф.М.: Кайбер яшьләр гаилә ко­руны җитди адым буларак кабул итми, беренче кыенлыкларга да түзмичә, аерылышу ягын ка­рыйлар, дибез. Әлеге фикерләр белән килешәсезме?

Ч.Х.: Өйләнешкәнче бер нәрсә турында кайгыртасы юк, яшьләр өчен барысын да ата-ана эшли, конфеттыр, чәчәктер алырга да әти-әни акчасы бар. Мәсәлән, бер гаилә балаларына яшьтән артык вакытта аерылышты. Алар кавыш­канчы биш ел очрашып йөргәннәр. Гаилә төзегәч, үзләренә тормыш көтәсе, тегесе кирәк, монысы кирәк.

Чыннан да, авырлыкка түзеп торасылары килми. Бер ир хаты­ны турында хәтта идән дә юмый дип әйткәне булды. Аерылышуга җиткәч менә шундый көнкүрешкә бәйле җитешсезлекләр дә зурга әверелә. Бер-берсенә юл куймау да бар.

А.К.: Мин дә аптырыйм, 5 ел очрашып йөргәннәр, ул болай, ул тегеләй дип бер-берсен яманлар­га тотыналар. Бер пар язылыш­ты, бик яшь түгел, 27-28 яшьләр тирәсе. 8 көн үткәч аерылышырга гариза бирергә ярыймы дип килеп керделәр. Кияү кеше шунда: мин аның әнисенә өйләнмәдем, диде. Әти-әни балаларның тормышына кысыла икән, бу да проблемалар ясый, мондый мисаллар да бик күп.

Ф.М.: Быел өйләнешүчеләр нигә аз икән?

А.К.: Кайбер яшьләрдән сораш­тырам, үзең туйларда йөрисең, кайчан өйләнәсең дип. Быел кәбисә елы бит, дип җавап кай­таралар. Кемдер Кәбисә елы, ди, кемдер май аенда өйләнешмибез, ди. Шундый ырымнарга ышанучы­лар бар. Кайчан гына өйләнешсәң дә, гаилә тормышы, аның ныклыгы яшьләрнең үзләренә бәйле.

Ф.М.: Элек әллә тәрбия икен­че төрле булды микән? Хатын- кызны ирен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтеп үстергәннәр. “Иреңнең кадерен бел, иреңне тәрбияләп яшә”, дип киңәш бирә иде әниләребез. Әллә аерылышу сәбәпләре тирәндәрәкме?

Г.Х.: Гаиләләрнең таркалу сәбәпләре иң беренче чиратта кияү һәм кәләшнең бер-берсенең нәселен, тормышын, яшәү шарт­ларын ныклап белмәүдә дип уй­лыйм. Икенче сәбәп – аз керемле гаиләләр таркала, чөнки күп кенә гаиләләр кредитка чума.

Теге банктан да кредит ала, күпме түлисен уйлап тормый­лар, шуны түли алмыйча ни­загка керәләр. Моны ата-ана аңлатырга тиеш, әмма аларның бала тәрбияләргә вакытлары юк, көне буе эштә алар. Аннары материализмның көчле булуы, әйбер җыябыз. Бу да тискәре йо­гынты ясый.

Телевизор, интернеттан урла­шып баеган кешеләрне күрсәтәләр, шуларга карап яшьләр үрнәк ала, затлы кием кияселәре килә, затлы кием таләп итү дә низаг чыгара. Юрганыңа карап аягыңны сузасың дигән әйтемне онытабыз. Хатын кеше иренә яхшы мөгаләмәдә булырга, ирнең холкын өйрәнеп, һәрчак яхшылыкка өндәп, ике якның да әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Шул ва­кытта гына гаилә тату, матур була Гаиләдә хатын-кыз үзен баш итеп тотарга тиеш түгел, ирнең фикерен хупларга кирәк. Үземнең шаһит булганым бар, кайбер хатын-кыз­лар тормыш иптәшләренә: мин югары белемле, сиңа кияүгә чы­гып ялгыштым дигән сүзләр белән ирләренә ташланалар. Ызгышкан­да әнисенең гаебен дә, баласының гаебен дә казып чыгаралар. Шул рәвешле гаиләдә ярату нәфрәткә әверелә. Аннары кайчакта кызып китәсең, кемгәдер хәтер калган чак була. Шундый чакта бер мәсьәләне дә ашыгып хәл итәргә ярамый, са­быр итәргә өйрәнергә кирәк. Гафу итә белү дә зирәклек.

Ф.М. Бәхетле гаилә төзү өчен берәр рецепт бармы?

А.К.: Һәрбер гаилә үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган. Чөнки кешеләрнең характеры бертөрле түгел. Әмма бөтен гаиләләргә дә ярый торган бер киңәш бар: бер-береңә юл куя белергә, бер-береңне яратырга кирәк. Синең яратканыңны парың һәрвакыт сизеп торсын. Нинди генә авыр­лыклар килсә дә, синең янәшә булырыңа ышанычы булсын. Бер-береңә булган ышаныч мәхәббәтне арт­тыра, еллар узган саен ул хисләр хөрмәткә әйләнә.

Ф.М.: Ир-хатынын, хатын ирен гомер буе яратсын өчен нидер эшләргә кирәкме? Ягъ­ни, ир белән хатын бер-берсеннән туймасын, бер-берсенә тарты­лып торсын өчен хисләр уртак- лыгы кирәкме, әллә инде акыл өстенлегеме?

Г.Х.: И түгел. Әмма бөтен гаиләләргә дә ярый торган бер киңәш бар: бер-береңә юл куя белергә, бер-береңне яратырга кирәк. Синең яратканыңны парың һәрвакыт сизеп торсын. Нинди генә авыр­лыклар килсә дә, синең янәшә булырыңа ышанычы булсын. Бер-береңә булган ышаныч мәхәббәтне арт­тыра, еллар узган саен ул хисләр хөрмәткә әйләнә.

Ф.М.: Ир-хатынын, хатын ирен гомер буе яратсын өчен нидер эшләргә кирәкме? Ягъ­ни, ир белән хатын бер-берсеннән туймасын, бер-берсенә тарты­лып торсын өчен хисләр уртак- лыгы кирәкме, әллә инде акыл өстенлегеме?

Г.Х.: Ир белән хатынның гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәве түгел. Әмма бөтен гаиләләргә дә ярый торган бер киңәш бар: бер-береңә юл куя белергә, бер-береңне яратырга кирәк. Синең яратканыңны парың һәрвакыт сизеп торсын. Нинди генә авыр­лыклар килсә дә, синең янәшә булырыңа ышанычы булсын. Бер-береңә булган ышаныч мәхәббәтне арт­тыра, еллар узган саен ул хисләр хөрмәткә әйләнә.

Ф.М.: Ир-хатынын, хатын ирен гомер буе яратсын өчен нидер эшләргә кирәкме? Ягъ­ни, ир белән хатын бер-берсеннән туймасын, бер-берсенә тарты­лып торсын өчен хисләр уртак- лыгы кирәкме, әллә инде акыл өстенлегеме?

Г.Х.: Ир белән хатынның гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәве түгел. Әмма бөтен гаиләләргә дә ярый торган бер киңәш бар: бер-береңә юл куя белергә, бер-береңне яратырга кирәк. Синең яратканыңны парың һәрвакыт сизеп торсын. Нинди генә авыр­лыклар килсә дә, синең янәшә булырыңа ышанычы булсын. Бер-береңә булган ышаныч мәхәббәтне арт­тыра, еллар узган саен ул хисләр хөрмәткә әйләнә.

Ф.М.: Ир-хатынын, хатын ирен гомер буе яратсын өчен нидер эшләргә кирәкме? Ягъ­ни, ир белән хатын бер-берсеннән туймасын, бер-берсенә тарты­лып торсын өчен хисләр уртак- лыгы кирәкме, әллә инде акыл өстенлегеме?

Г.Х.: Ир белән хатынның гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәве р белән хатынның гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәве зур хезмәт ул. Яшь чакта хисләр идарә итә, билгеле. Әмма акыл хисләре идарә иткән гаилә нык, гомерле була. Чөнки яшь чактагы хисләр юкка чыгарга да мөмкин бит. Яшьлектәге хисләр – бик тиз юкка чыгарга мөмкин булган эчке халәт. Ә акыл хисләре – тәрбия дигән сүз. Син гаиләне ничек сакларга, ничек алып барырга кирәклеген аңларга- белергә тиешсең. Ирең синнән риза булсын өчен ниләр эшләргә? Иреңнең характерын өйрәнергә, синнән нинди сүзләр ишетергә тели, шуларны әйтергә, ул яраткан кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Шушы кагыйдәләрне белсәң, синең тормышың җайлы барыр. Син яхшы булган саен, ирең дә сиңа яхшы­лык белән җавап бирер. Без, ата- аналарның, бу дөньяда төп вазифа­сы да шул: үзебездән соң тәртипле, тәрбияле, хәтта үзеңә караганда да яхшырак, изге күңелле ба­лалар калдыру. Гаиләләр белән эшләргә кирәк дип саныйм. Ба­лаларны мәктәп яшеннән үк тәрбияләү мөһим. Аннары балалар тәрбияләүгә ирләрнең дә өлеше керсен иде. Чөнки аерылышулар күбрәк ирләрнең гаебе аркасын була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International