Ләйлә ШӘЙСУВАРОВА,
авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы
Бер очрак аеруча хәтердә калды. Картлар йорты яныннан узып барабыз.
– Монда кем яши?
– Өлкәннәр, карт әбиләр һәм бабайлар.
– Ә ник монда? Нигә өйдә түгел?
– Алар ялгыз, авыру кешеләр.
– Ә нигә ялгыз соң алар? Балалары кайда?
– Белмим.
– Монда нәрсә язылган?
– Укыйм: “Онытмагыз: сез дә картаерсыз...” Аңлатам, без барыбыз да картаячакбыз.
– Син дә монда яшәячәк- сеңме?
Кечкенә әле ул, күп нәрсәне аңлап бетерми, белми. Ә мин өлкән кеше булсам да, бар сорауларга да җавап бирә алмыйм. Кич белән мәсәл укыйбыз. “Карт бабай һәм оныгы” дип атала.
Бабай бик картайган. Аяклары йөрми, күзләре күрми, колаклары ишетми, тешләре дә коелып беткән. Ашаганда авызыннан ага. Улы белән килене аны өстәл артына утыртмый башлыйлар, ә мич артында гына ашаталар. Бервакыт аңа төшке аш бирәләр. Бабай савытны бераз үзенә тартып куй макчы була, әмма төшереп вата. Килене тавыш чыгара, бөтен чәшкеләрне ватып бетерәсең, хәзер ашны сиңа лаканда бирәм, дип әйтә. Карт авыр гына сулап куя, бер сүз дә әйтми. Бер вакыт ир белән хатын өйдә утыра, аларның уллары такта кисәкләре белән уйнап утыра, нәрсәдер ясап маташа. Әтисе сорап куя: ”Нәрсә ясыйсың, Миша?”. Миша әйтә: “Мин әтием, лакан ясыйм. Сез әнием белән картайгач, сезне шул лаканнан ашатырга”. Ир белән хатын бер-берсенә карап куялар һәм елап җибәрәләр. Аларга картны рәнҗеткәннәре өчен оят булып китә һәм шуннан соң аны үзләре белән өстәл артына утырта башлыйлар. Лев Николаевич Толстой бу гыйбрәтле вакыйганы моннан 100 ел элек язган. Ә кузгатылган тема, элек тә, хәзер дә мөһим булып кала. Дөрестән дә, чит кешеләргә ясыйм. Сез әнием белән картайгач, сезне шул лаканнан ашатырга”. Ир белән хатын бер-берсенә карап куялар һәм елап җибәрәләр. Аларга картны рәнҗеткәннәре өчен оят булып китә һәм шуннан соң аны үзләре белән өстәл артына утырта башлыйлар. Лев Николаевич Толстой бу гыйбрәтле вакыйганы моннан 100 ел элек язган. Ә кузгатылган тема, элек тә, хәзер дә мөһим булып кала. Дөрестән дә, чит кешеләргә карата игътибарлы булып, аларның хис-кичерешләрен хөрмәт итеп, кеше үзендә башкаларны кызгану хис- ләре тәбрияли. “Тормыш матур эшләргә бирелгән” дигән девиз астында кышның беренче көнендә без беренче курс студентлары белән яраткан ветераннарыбыз янына бардык. Миңа хәтта әйтергә дә кыен, моннан кем файда алды, безме яки әби- бабайлармы, алар үзләрендә кунакларны, аеруча студентларны күрүгә бик шат булдылар. Гомер буе яшьләр арасында эшләгәнгә, хәзер дә үзләренең һөнәрләренә, студентларга, уку йортына тугрылыклы булып калалар. Үземнең эшчән, изге күңелле студентларыма карап шатландым. Аларның әти-әниләрен яраткан балалары, оныклары янәшәсендә тыныч картлык көтәчәк. Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз.