Бюджет кабул итүгә багышланган сессияне район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Киләсе һәм 2018, 2019 елларга бюджет хакында районның финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева сөйләде.
Сессиянең икенче көн тәртибе буенча Югары Тәкермән җирлеге башлыгы Алия Шәрипова чыгыш ясады.
Газета укучыларыбыз кайбер материаллар буенча бер яклы гына яктыртасыз дип претензия белдерәләр. Шуңа бу сессия карарын да, чыгышларын да тулысынча бирергә булдык. Үзегез карагыз, санагыз. Фикерләрегез булса, безгә язып җибәрегез, сораулар юллагыз. Телефоннарны, электрон һәм почта адресын беләсез!