Фермерларга – дәүләт бүләкләре

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Аларның районның авыл хуҗалыгы производствосындагы күпъеллык намуслы хезмәтләре дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде: район башлыгы Айдар Салахов әлеге фермерларга ТР Дәүләт Советының, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук юбилейлары белән котлады, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Бүгенге көндә “Илнур” КФХсында 3 тонна сөт җитештерелә, шуның 1,5 тоннасы сөт кабул итү пунктла­рына тапшырыла.

– Мондый бүләкләрне алгач, сыерлар санын тагын 100 башка арттырмый булмас инде, диде Язкәр Бизянов бүләкләрне алганда.

“Давлетов” КФХсы да районның икътисадый үсешендә зур урын били. Елына әлеге фермер хуҗалыгы 11 мең тон­на яшелчә җитештереп, халыкка сатуга чыгара. Яшелчә үстерү һәм эшкәртү технологияләрен камилләштерә бара.

– Хезмәтемне бәяләгән өчен бик зур рәхмәтемне җиткерәм, алга таба да көчебезне кызганмыйча хезмәт куярбыз, – диде Нәсим Дәүләтов бүләкләрне алгандаШулай ук юбилейлары белән котлады, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Бүгенге көндә “Илнур” КФХсында 3 тонна сөт җитештерелә, шуның 1,5 тоннасы сөт кабул итү пунктла­рына тапшырыла.

– Мондый бүләкләрне алгач, сыерлар санын тагын 100 башка арттырмый булмас инде, диде Язкәр Бизянов бүләкләрне алганда.

“Давлетов” КФХсы да районның икътисадый үсешендә зур урын били. Елына әлеге фермер хуҗалыгы 11 мең тон­на яшелчә җитештереп, халыкка сатуга чыгара. Яшелчә үстерү һәм эшкәртү технологияләрен камилләштерә бара.

– Хезмәтемне бәяләгән өчен бик зур рәхмәтемне җиткерәм, алга таба да көчебезне кызганмыйча хезмәт куярбыз, – диде Нәсим Дәүләтов бүләкләрне алганда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International