Илдус ШАҺИЕВ
Әлеге комиссия утырышын район башлыгы урынбасары
Камил Нәҗмиев алып барды. Комиссия утырышында рай-
он башлыгы ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов, район про-
куроры Феликс Хафизов, Иркәнәш, Яңа Маҗын, Воров-
ский исемендәге авыл җирлекләре башлыклары Рәмзил
хәзрәт һәм протоиерей Роман чыгыш ясады.
Феликс Хафизов үз чыгышында яшьләргә социаль
челтәрләрнең бик зур кире йогынтысы барлыгын әйтте.
Терроризм, экстремизм һәм суицидлыкка өйрәтүче сайт-
ларга тап булган очракта тиз арада Роскомнадзорга яисә
прокуратурага мөрәҗәгать итәргә чакырды. Аның фике-
рен Нәкыйп Илдарханов та хуплады. Ул быел республи-
када экстремизм маддәсенә туры килгән 35 җинаять эше
кузгатылуын да хәбәр итте.
Җирлек башлыклары чыгышыннан күренгәнчә, Яңа
Маҗын авылында 10 катнаш гаилә теркәлгән. Ә Воров-
скийда әрмән, үзбәк халкы вәкилләре яши башлаган. Чы-
гышларда бу авыл җирлекләрендә бар халыкның да дус,
тату яшәве билгеләп үтелде. Әлеге авылларда яшәүчеләр
куркынычсызлык кагыйдәләрен әйбәт үзләштерәләр. Чит
кешеләр, машиналар күренсә, шунда ук җирлек башлык-
ларына хәбәр итәләр икән.
Рөстәм Шәрәфетдинов телгә алган Иркәнәштәге
факт күрсәткеч булып тора ала. Авыл кешеләре ферма
тирәсендәге чит машинаны күреп, номерын хәтердә кал-
дырганнар. Соңыннан аның урланган машина икәнлеге
ачыкланган. Авыл кешеләренең күзәтүчәнлеге һәр авыл-
да да булсын иде дигән теләген җиткерде Камил Нәҗмиев.
Ул шулай ук районда халыклар дуслыгы йорты ачу бу-
енча эш башлануын хәбәр итте. Сәяси, мәдәни, милли
тотрыклылыкны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә
мөмкинлек бирүче бу адымны тормышка ашыруда Татар-
стан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов булышырга
вәгъдә иткән.