Ирина Николаевна, хорның файдасы турында нәрсә әйтә аласыз?
– Хорда җырлау – ул энергия чыганагы. Гомумән, җырлау ул шундый процедура, кеше матур, яхшы җырлар җырлаганда күңеле чистара. Җырлар кешедән тупланган начар әйберләрне этеп чыгара һәм шуңа күрә без сәламәтлеккә зарланмыйбыз.
– Хор җитәкчесе буларак, үзегезнең эшчәнлегегезне ничек башлап җибәрдегез?
– Кечкенә чагымнан ук җырладым һәм биедем, ишегалдында концертлар оештырдым, ул миңа гына түгел, иң мөһиме кешеләргә ошый иде, бөтен урамнан әбиләр һәм бабайлар җыела иде. Музыкаль белем алдым. Львов шәһәренә апа янына киттем, ул сугышта катнашкан иде. Ул үзенең хор чыгышына чакырды. Менә шунда күңелемә кереп калды да инде. Бу йөз кешедән торган ветераннар хоры иде, ул 80 нче еллар иде, мин ул ветераннар хоры чыгышына таң калдым. Минзәләгә кайткач, ул вакытта мин мәктәп директоры идем инде, бу уй күңелгә кереп калды. Шулай килеп чыкты, миңа мәдәният йортында ветераннар хоры оештырырга тәкъдим иттеләр. Бу эшкә бик теләп алындым, хыялым тормышка ашты. Хор 81 нче елда оешты, чыннан да, сугыш ветераннары иде. Алар арасында сугышны үткән, педагоглар, табиблар да бар иде, кыскасы, ул вакытның барлык интеллигенциясе иде. Аларны җырга әзерли, һәрберсе белән аерым эшли башладым, репертуар бик гади иде. Без хәрби, совет, гражданнар сугышы чорындагы җырларны җырладык. Хор белән без бик озак шөгыльләндек, оешмалар, колхозлар, мәктәпләр, училищелар буйлап йөрдек. Ул вакытта хорның тоткасы әдәби хезмәткәр Вера Евгеньевна Казанцева булды, урыны җәннәттә булсын. Бу составтан хәзер бары ике кеше генә исән, башкалар юк инде, әмма аларның якты истәлеге һәрвакыт минем күңелемдә. Минем бер хыялым бар – ул вакыттагы көчле совет интеллегенциясен искә алу кичәсе оештырасым килә, алар яшь буынны тәрбияләүдә үзләреннән бик күп көч керттеләр. 9 нчы майга альбом әзерлим, чөнки хорга 35 ел тула. Ун ел эчендә үзем һәм катнашучы ветераннар бу хорга нигез салдылар. Әгәр килеп чыкса, барлык якташларымны искә алу кичәсенә чакырам, без аларны онытмыйбыз. Безне яхшылыкка һәм изгелеккә өйрәткән кешеләрне онытырга ярамый.
– “Ретро” театры ничек оешты?
– Мин 15 ел шәһәрдә бөтенләй булмадым, шәһәргә кайткач, мине күпмедер вакытка хор җитәкчесен алыштырып торырга тәкъдим иттеләр. Хор бит яшәвен дәвам иткән, алар эшләгәннәр, җырлаганнар, иҗат иткән- нәр. Мин әлбәттә килештем, алар белән эшләдем, соңыннан хор җитәкчесе үзенең вазифасына кайткач, мин инде туктап кала алмадым, үземнең коллективымны оештырырга, идеяләремне кертергә кирәк икәнен аңладым. Менә шулай әкренләп-әкренләп кешеләр җыелды. Аны хор дип атап булмый, без төрле кешеләр һәм күп тә түгел, менә шунда “Ретро” театры оештыру идеясе т уды. Ягъни бу театрда җырлап кына калмыйбыз, биибез дә, сәхнә күренешләре дә куябыз, шигырьләр укыйбыз.
– Сезнең театрга тагын кемнәр йөри ала?
– Шулай килеп чыкты, әбиләр онык- лары белән килделәр, ә оныклары бик сәләтле булып чыктылар. Талантлы балалар өчен кечкенә “Йолдызчык” (“Звездочка”) студиясе оештырырга туры килде. Алар шулай ук безнең белән җырлыйлар, күренешләрдә уйныйлар, концерт алып бара алалар. Гади генә итеп әйтсәк, без үзебез нәрсә беләбез, шуны тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Тормыш дәвам итә, яшьлектәге җырларыбыз әле һаман да яшиләр, сөенеч китерәләр. Балалар да шушы ук репертуарны башкаралар, ләкин барыбер ретро җырларын алырга тырышабыз.
Балаларны халыкчан рухта, ачык стильдә өйрәтәм. Балалар әле зур түгел, 7 яшьтән 12 яшькә кадәр, менә шул яшьтә эстетик зәвык уятырга була. шулай әкренләп-әкренләп кешеләр җыелды. Аны хор дип атап булмый, без төрле кешеләр һәм күп тә түгел, менә шунда “Ретро” театры оештыру идеясе т уды. Ягъни бу театрда җырлап кына калмыйбыз, биибез дә, сәхнә күренешләре дә куябыз, шигырьләр укыйбыз.
– Сезнең театрга тагын кемнәр йөри ала?
– Шулай килеп чыкты, әбиләр онык- лары белән килделәр, ә оныклары бик сәләтле булып чыктылар. Талантлы балалар өчен кечкенә “Йолдызчык” (“Звездочка”) студиясе оештырырга туры килде. Алар шулай ук безнең белән җырлыйлар, күренешләрдә уйныйлар, концерт алып бара алалар. Гади генә итеп әйтсәк, без үзебез нәрсә беләбез, шуны тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Тормыш дәвам итә, яшьлектәге җырларыбыз әле һаман да яшиләр, сөенеч китерәләр. Балалар да шушы ук репертуарны башкаралар, ләкин барыбер ретро җырларын алырга тырышабыз.
Балаларны халыкчан рухта, ачык стильдә өйрәтәм. Балалар әле зур түгел, 7 яшьтән 12 яшькә кадәр, менә шул яшьтә эстетик зәвык уятырга була.