Минтимер Шәрипович катнашкан комсомол туе хакында без «Ул туйда Шәймиев та булган» дип исемләнгән язма бастырган идек. (2016 ел, 22 гыйнвар, № 4, «Минзәлә» газетасы).
1965 елның декабрь аенда узган әлеге комсомол туенда «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие Минтимер Шәймиев та катнаша. Парларга матур теләкләр тели: «Машиналарыгыз шушы сәгатьләр кебек төгәл эшләсен» дип, ул кияүләргә өстәл сәгатьләре бүләк итә. Бу көнне Кәнҗимә һәм Зөфәр Нуриевлар, Гөлнәзирә һәм Мирхәт Бәхтиевлар, Мөнҗия һәм Фәүзи Нуриевлар, Нәһерлехәят һәм Касыйм Басыйровлар өйләнешә. Кияүләрнең дүртесе дә механизатор, киленнәр – артельнең иң уңган кызлары: өчесе – игенче, берсе – савымчы була.
Яңа эш җиңелләрдән булмый, әмма элеккесе кебек бик кызыклы була. Шәймиев монда да күп кенә проблемаларны хәл итүдә этәргеч роль уйный. Начальник һәм аның кул астында эшләүчеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт һәрчак аерым, үзенчәлекле тема. Чөнки эш башлаганда, теләсә кайсы җитәкче башкарырга бурычлы саналган әйбер – кешеләр белән тиешле мөнәсәбәт урнаштыру. Шәймиев белән булган истәлекле бер вакыйганы гына искә алыйк. Бервакыт аның кабинетына ул чагында аңа бик үк таныш булмаган шофер Михаил Петров бик ачуланып килеп керә. Ә аның тузынуы фатир юклыктан икән. Ике кечкенә бала белән авыр шартларда яшиләр. Тәмам түземлеге төкәнгән кешенең! Күпмедер вакыт уза, шушы шоферның Мари Республикасы
территориясендә авария ясавы билгеле була, ул шунда суд карары чыкканын көтеп ята икән. Начальникны юкка рәнҗетүен
аңлаптыр, күрәсең, иптәшләре аша коллективның үзенә булышуын үтенеп сорый. Бик яхшы адвокат кирәк була. Коллективта бу
рольне башкарырдай кеше – автомеханик Эшпай була. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүе өстенә мари телен дә шәп белә...Нәтиҗәдә Петровны аклыйлар. Өенә кайта һәм элекке эшенә керешә. Кыш җитә. Ел ахырына “Сельхозтехника” берничә йорт төзи. Чират бик нык, катгый саклана. Торак һәрвакыттагыча җитешми... Ниндидер ажиотаж туа. Бервакыт Минтимер
Шәймиев эшкә килсә (ә урамда чатнама суык!), аңа шундый хәбәр җиткерәләр: шофер Петров халык күченергә әзерләнгән
фатирларның берсенең ишеген ватып кереп, үз белдеге белән гаиләсен шунда күчергән. Барысы да югалып кала: мон-
дый хәлнең булганы булмый әле. Күпләр бу башбаштак кешене тиз арада “урынына утырту”ларын таләп итә. Ә бу гаиләне сал-
кын кышта урамга куып чыгару, ә хуҗаны бу хулиганлыгы өчен кимендә 15 тәүлеккә утырту дигән сүз бит. Нишләргә соң? Алар да
кеше бит... Шәймиев бераз уйга чумып тора да, шәһәр советы рәисе иптәш Соловьев янына китә. Үзара мөнәсәбәтләре фор-
маль түгел, ә үзара ярдәмләшеп, эшлекле рәвештә яшиләр. Кирәк икән, “Сельхозтехника” шәһәргә төзелеш материаллары алып кайтырга, юл төзергә булыша. Бу урында бераз моңарчы булган вакыйгаларны искә алырга, арткарак чигенергә кирәк. Эш шунда ки, шул заманнарда ук кайбер урыннарда базар мөнәсәбәтләрен куллана башлыйлар. Планлы система законнарын бозуларын аңлыйлар,әмма башка юл белән, мисал өчен, юллар төзүнең мөмкин булмаганын яхшы аңлыйлар. Шәһәрэчендә дә, хәтта “Сельхозтехника” янында да юньле юл булмый: машиналар гасырлык чокыр-чакырлардан селкенеп йөрүләрен дәвам итәләр.
Шәймиевны мондый тормыш туйдыра һәм ул җитди карарга килә. Карьер таба, шунда ике экскаватор, бульдозер куйдыра. Бар-
лык шоферларны җыя да, шәһәргә керү юлларын төзүгә алыначакларын, гравий ташыган һәрбер шоферга шунда ук, көнендә акча биреләчәге турында хәбәр итә. Әлбәттә, мәсьәләгә болай якын килү зур фурор тудыра. Эш өчен шул рәвешле түләү бөтенләй күрелмәгән хәл булу өстенә, мондый гамәл өчен бер өч елга утыртып та куюлары бар. Ләкин Шәймиев яшь, күп уйлап торырга вакыты юк аның... Аның башында бер генә уй: бу бит бик мөһим, кирәкле эш! Экскаваторчыларга да шул рәвешле түләү оештырыла. Управление кассиры да карьерда, тәүлекләр буе бар халык белән бергә эшли, һәр шоферга һәм эшчегә акчаны урында ук тапшыра. Андагы тузан – күкләргә аша! Атна буе бөтен шәһәр тузан эчендә утыра... Барысы да гаҗәпкә кала, нәрсә булыр бу? Шунда бар халык күреп шакката: “Сельхозтехника” менә дигән гравийлы юл җәйгән, юлга битум агызып, шома юллардан җилдерә дә башлыйлар. Беренче юлны бер атнада эшләп бетерәләр. Райкомның беренче секретаре һәм башкарма
комитет рәисе шаккаталар: ә бит мондый юллар төзү өчен башка чишелешләр дә булган икән бит!
Минтимер Шәймиев:
– Мин башка магистраль ягыннан икенче юл төзү турында уйлый башладым. Алга таба төзергә кирәк. Сәкинә белән ял көнне
шул турыда сөйләштек (бергәләп утырып чәй эчәргә туры килсә, кайбер производство эшләре хакында гәпләшеп ала идек без). Бу көнне ул да нормаль урамнар хакында хыялланып алды... Шунда мин шәһәр Советына, Соловьев янына килдем. Аның шәһәрне төзекләндерү өчен акчалары булса да, ул акчалар кулланылмый да кала. Чөнки техника юк, төзелеш материаллары зур дефицит. Ә бездә исә төрле техника бар. Соловьевка әйтәм: “Әйдәгез, юлларны яхшыртабыз. Миннән – техника, төзелеш материаллары, ә сездән – акча”. Көтелмәгән тәкъдимнән аның йөзе яктырып китте. “Мин моның өчен сиңа барын да бирәм!” “Бик шәп.
Без материал таптык, кайтардык, осталарны чакырдык, кирәкле техниканы бирәчәкбез”. Ә ел ярымнан соң... Соловьевны
барысы күккә чөеп мактый, башка шәһәрләргә үрнәк итеп куя: “Янәсе, карагыз, Минзәләдә нинди юллар төзелә!” Менә шулчак Шәймиев Соловьев янына барып, Петров тарихын бәян итә. Сөйләшү болайрак бара: телисеңме, теләмисеңме, булдыра аласыңмы, юкмы, ләкин зинһар өчен, ярдәм ит. Минем хезмәткәргә фатир кирәк, юкса бу кеше белән нәрсә булмас, ул
бөтенләй юдан язарга мөмкин. Шәһәр советы рәисе болай ди: “Хәзерге минутта артык фатирым юк. Барысы да хуҗалы, законлы.
Монда нәрсә уйларга соң?” –“Нәрсә уйларга? – ди Шәймиев, – аңлыйсыңмы бу нәкъ шундый очрак, борыныңнан кан акса да,
кирәк!” Соловьев йөзен чытып, ниһаять җавап бирә: “Бер ярымподвал бина бар барын, әмма анда ремонт ясарга кирәк...” Шу-
лай итеп, Шәймиев бу бинаны Петровныкы итүгә ирешә. Шунда ук барып карарга булалар, янәсе нинди фатир икән? Коры гына
фатир булып чыга, җылылыгы да бар, ике коммуналь бүлмә – беренче мәлгә бик ярыйсы. Шәймиев конторага кайта
һәм Петровны үз янына дәшә. Тегесенең йөзе агарган, сөмсере коелган, күзләрен күтәреп карарга да курка. Шәймиев моңарга:
“Әйдә, утыр. Тынычлап сөйләшик”.
Михаил утыра, авыр сулый, әмма дәшми. “Бик зур начарлык эшләдең син, законсыз гамәл кылдың”, – ди начальник. Петров
башын кага, һаман дәшми. Ачуланышмый, бары тыңлый гына. Бу үзе прогресс. “Әмма без дә шәһәр советы рәисе белән Айдан
төшмәдек, хәлеңне аңлыйбыз. Бер торак таптык инде... Дөрес, фатир ярымподвал тибында, әмма болай ярыйсы гына. Ремонт белән булышырбыз, чиратың җиткәнче, уңайлы торак алганчы яшә. Ә теге яңа төзелгән торакны бушатырга туры киләчәк...” Бу сүзләрне әйткәч, Петровның йөзенә карый, ә аның – эре бәдәнле, кырыс йөзле ир затының яңакларыннан күз яшьләре ага...
Шәймиев вәгъдә биргәнчә, ремонт ясала, тоткарлыкларсыз һәм сыйфатлы була ул. Петров барын да дөрес аңлый, ә берничә
елдан соң Шәймиев аңа үз кулы белән яңа, бөтен уңайлыклары булган фатир ачкычлары тапшыра. Шушы очрактан соң Петров
тагын да тырышыбрак эшли, дисциплинасы бик яхшыра, производство алдынгысына әверелә. Шулай ук коллективтагыларның
да җитәкченең бу гамәлен хуплаганы сизелеп тора...Китапны укыгач, төрле чыганаклар буенча әлеге Михаил Петровның исән булу ихтималы барлыгын ишеткәч, без дә эзләнүләргә керештек. Көннәрдән бер көнне мөхәррияткә шәһәрдәшләребез Фәим ага һәм Нәкирә апа Лотфрахмановлар килеп керде. Аларның ярдәме зур булды, үз машиналарына утыртып, безне Петровлар яшәгән йортка алып килделәр.