Анда мондый юллар бар: “Сезнең эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы балаларның һәм яшүсмерләрнең тормышы һәм сәламәтлеге саклап калынды. Сез үзегезнең югары әзерлегегезне, ярдәмчел икәнегезне күрсәттегез”.
Исегезгә төшерәбез, Любовь Евгеньевна янгын чорнап алган бинадан тәрбиягә алган гаиләдә тәрбияләнүче 16 баланы, шулай ук шул корпуста ял итүче ТР шәһәрләреннән килгән балаларны коткарган.
Любовь Пузикова:
– Әлбәттә, бу безнең өчен бик зур сынау булды. Билгеле булганча, бәла чит булмый. Ул вакытта безгә барлык Татарстан, Краснодар крае җитәкчелеге ярдәмгә килде. Без өйгә кайткач, зур рухи ярдәмне район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Наталья Гататдинова күрсәтте. Ә матди ярдәмне Егор Юдин күрсәтте, бик зур рәхмәт аңа. Без әлегәчә безнең отрядта булган балалар белән очрашып торабыз, социаль челтәрләрдә аралашабыз. Безне ял гына түгел, кайгы берләштерде. Хәзер вакыт үткәч, яралар төзәлде инде, балалар миннән “Лагерьга юлламалар булачакмы?” – дип сорыйлар. Безгә авыр минут ларда ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәт.