ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәребез урамнарына чыксаң, тротуарларның җитәрлек булмавы җәяүлеләрне аеруча борчый торган мәсьәлә: күп урамнарда алар я гел юк, булганнарының да байтагына ремонт таләп ителә. Бу мәсьәләне газета укучыларыбыз да даими төстә газета битләрендә күтәреп торалар.
Быелгы Корбан гаетенә дә Минзәлә халкы бердәм булып шәһәр мәчетенә килде.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда ветераннарның халык хоры 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарага күпсанлы кунаклар, хор әгъзаларының туганнары, дуслары, урта махсус уку йорты студентлары, гомумән, хор яратучылар килгән иде.
Минзәлә кулланучылар җәмгыяте (“ПО Мензеля”) элеккеге райпо системасы бөлгенлеккә төшкәч яңадан оешты.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
Кече урамнардагы юлларның торышына карата шәһәребездә яшәүчеләрдән зарлану сүзләре күп булды. Халык ихтыяҗын истә тотып район башлыгы Расим Садыков республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә шәһәребез юлларын асфальтлау өчен 20 млн сум акча бүлеп бирелде.
Корбан бәйрәме алдыннан район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шәһәребездә ялгыз яшәүче, аз тәэмин ителгән, аз керемле ятимнәргә, гаиләдә гарип ике бала тәрбияләүче ялгыз аналарга, яшәү минимумыннан түбән пенсия алучы картларга, шулай ук аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә бишәр килограмм сыер ите, 38 әр килограмм бәрәңге өләштеләр.
19 октябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә 1998-1999 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республика чемпионаты узды.

22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Республика буенча үткәрелгән “Агач утырту көне” акциясендә районыбызның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре коллективлары, шулай ук студентлар, мәктәп укучылары да катнашты.
Түбән Тәкермәндә күп функцияле мәдәният үзәге кулланылышка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International