ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Картлык – шатлык түгел, диләр. Әмма барысы да үзеңнән тора: көннәреңне күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздырсаң, үзеңне яхшы хис итсәң, сырхауларыңа баш калкытырга ирек бирмәсәң, гомер агышларына каршы торсаң, тормыш шушы өлкән яшьтә дә шаулап һәм гөрләп тора ул.

18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Дүшәмбе көнне районда берьюлы дүрт социаль-мәдәни объект ачылды.

14
октябрь, 2012 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, игенчеләр, терлекчеләр, эшкәртүсәнәгате хезмәтчәннәре, авыл хуҗа- лыгында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Сезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Еллар имин килсен, һава шартлары уңай булып, алдагы елларда мул уңыш алып, барыбыз да сәламәт булып, мул тормышта яшәргәязсын.


12
октябрь, 2012 ел
җомга
Коррупция – җинаятьнең бик үзенчәлекле формасы ул. Анда корбан да юк һәм, кагыйдә буларак, шаһитларны да табып булмый. Җинаятьчеләрне кылган җинаятьләре урынында тоту бик авыр һәм аларны гаепле дип тану тагы да авыррак. Кызганычка каршы, сораштырулар халыкның башлыча пассив булуын, ришвәт һәм вазифалардан чамадан тыш куллану фактлары турында хәбәр итәргә әзер булмауларын (актив көрәш хакында сүз булуы да мөмкин түгел) күрсәтә. Коррупциянең файдасына караганда зыяны күбрәк булуын гражданнарыбыз аңламый торып, бер генә орган да тәэсир калдырырлык уңышка ирешә алмаячак.
Бүгенге әңгәмәбез – район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов белән.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
Казан шәһәре базарларында республика авыл хуҗалыгы техникумнарының ярминкәсе булып узды.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Көзге ярминкә быел да Өлкәннәр көненә багышланып, шаулап-гөрләп үтте.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнарның “Халык контроле” мәгълүмат системасы барлыкка килгәннән бирле, бу порталга барлыгы 3460 мөрәҗәгать кабул ителгән (аларны хуплап 55 меңнән артык кеше тавыш биргән), шуларның 1 меңнән артыгы хәл ителгән.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Район авыл җирлекләрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрендә отчет-сайлау җыелышлары дәвам итә. Узган атнада Урыс, Дәвек һәм Тауасты Байлар авыл җирлекләрендә шундый җыелышлар оешкан төстә үтте.

21
сентябрь, 2012 ел
җомга

Ике ай элек Минзәлә урманчылыгы базасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев җитәкчелегендә республика семинар-киңәшмә узган иде. Ул безнең урманчыларның эшенә югары бәя бирде һәм семинарны уңышлы уздырганнары өчен Минзәлә урманчылыгына һәрберсе 15 млн сумлык ике данә урман әзерләү техникасы бирде.


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Көзнең ямьле бер көненә туры килгән спорт сезонын ачу тантанасы үзәк стадионда узды. Төрле ярышларда районның оешма-предприятиеләреннән, учреждениеләреннән, урта мәктәпләрдән, махсус уку йортларыннан, авыл җирлекләре коллективларыннан 17 җыелма команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International