Муллык билгесенинди

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

 

Бу чара авыл эшчән-нәренә үзләре җитеш-тергәнне арадашчы­сыз сатарга ярдәм итү белән беррәттән, шәһәр халкына бәрәңге һәм яшелчә, башка ризыклар хәзерләргә дә мөмкинлек бирә. Якынча исәпләүләр буенча, ярминкәдә 5 меңгә кадәр шәһәр кеше­се килеп, үз кирәген са­тып ала.

– Ярминкә чын мәгъ-нәсендә шәһәрнең уңыш бәйрәме төсен алды. Шуңа күрә дә без авыл җитештерүчеләрен һәр-чак көтеп алабыз, сәүдә итү өчен барлык шарт­ларны да тудырырга ты­рышабыз, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началь­нигы урынбасары Илдус Гыймаев. Әлбәттә, агро­фирмалар, хуҗалыклар янәшәсендә фермер һәм шәхси хуҗалыкта җитештерелгән яшелчә, ит, сөт, бәрәңгенең күп булуы куанычлы. Рай­он җитәкчеләре сәүдә рәтләрен карап чыкты, тәкъдим ителгән товар­лар һәм аларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

Район башлыгы Рәсим Садыковның теләге дә бар: халыкта нинди то­варга сорау бар, заказ җыеп, халыкка алда­гы ярминкәләрдә шул продукцияне җитеш-терүчеләр күбрәк алып килсеннәр иде.

Район агрофирмалары, фермерлар сыер, дуңгыз ите, бодай, арпа, борчак, солы, катнашазык белән сату итте. Катнашазыкның центнеры – 750, арпа – 500-600, борчак – 800, бодай 650 сумнан сатыл­ды. 6 шар центнер бодай, фураж, боты-боты белән ит түшкәләре сатып ал­дылар. Юныс Мирзаянов бодай, катнашазык алыр өчен мотоблогын кабызып килгән, Әзһәр Галимов алты центнер фураж алу өчен иртән иртүк чыккан.

Авыл җирлекләреннән Воровский җирлеге 15 каз, 10 үрдәк, 10 брой­лер, мендәрләр алып килгән. Ә Кадрәк авыл җирлегеннән җиде ма­шина белән килеп сәүдә иттеләр. Юшады, Та­уасты Байлар, Юртау җирлегенең ассортимен­ты бик бай иде. Алар са­латлар, гөмбәләр, төрле яшелчәләр, йомырка, каз, тавык, үрдәк түшкәләре белән сату иттеләр. Шәһәр мәктәпләре уку­чылары да сәүдәгә өйрәнеп киләләр, ярмин-кә саен катнашалар. Уку­чы балалар үз куллары белән эшләгән, теккән әйберләрен саттылар. “Минзәлә” кулланучылар җәмгыяте 4 процентлы майлылыктагы сөтне су­ытып алып килеп, 1 литр сөтне 20 сумнан сатты. Сатарга килгән һәр кеше бу көнне халыкка уңайлы сәүдә хезмәте күрсәтте.

Гомумән, сатып алыр өчен печән, саламнан башка ти­рес, ком, утын да бар иде. Бу ярминкәдә барлыгы бер миллион сумга якын товар сатылган.

Коймак белән кайнар чәй, теләгән кешегә шашлык тәкъдим иттеләр. Гомумән, ярминкә үзгә бер бәйрәм буларак кабул ителде. Көне дә алтынга сарылып, коя­шы мәрхәмәт сирпеп торды.

Район башлыгы Рәсим Садыков халыкка кирәк товар­лар, азык-төлек сату буенча ярминкәне ике атнадан соң кабатларга әмер бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International