Гозерең булса

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Безнең районнан да “Халык контроле”нә алты мөрәҗәгать кергән иде. Аларның икесе тиешсез урында чүп өемнәре хасил булу турында, берсе пай җиренә түләү мәсьәләсе буенча, өчесе юл торышына кагылышлы иде. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең өчесенә җавап озак көттермәде, тиз бирелде. Мөрәҗәгатьләрнең берсе – М-7 федераль автотрассасыннан Дусайкичү авылына кадәр (12 км арада) асфальт юл булмавы турындагысы – июль башында ук “эленгән” иде. Аңа район башкарма комитеты тарафыннан мондый җавап урнаштырылды: ”Автоюлның әлеге участогы ”Главтатдортранс РТ”ГУ балансында тора, шунлыктан район югарыда күрсәтелгән участокны 2013 елгы юл эшләре планына кертүне сорап фәкать үтенеч кенә белдерә ала”. Чираттагы мөрәҗәгать Бикбау авылыннан, ул “Халык контроле”нә 22 августта кергән, авторы – Айгөл Ю. дип куелган. Ул әлеге авылда каты көнкүреш калдыклары җыю һәм түгү оештырылмавы, моның өчен махсус урыннарның булмавы, авыл читендә санкцияләнмәгән чүп өемнәренең күплеге, сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдән соң шушы территориянең җыеш-тырылмавы турында борчылуын белдерә. Әлеге фикерне тагын 3 кеше хуплаган. Бу мәсьәлә буенча тикшереп чара күрү өчен заявка ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә юлланган булган. Әлеге мөрәҗәгатькә район җитәкчелегеннән 14 сентябрьдә мондый җавап алынды: “Хәзерге вакытта фотода күрсәтелгән чүп һәм көнкүреш калдыклары җыеп алып түгеп куелды”.  Сентябрь башында “эленгән” тагын бер мөрә-җәгать юллар торышына кагылышлы (авторы – Илдар С.), аның фикерен 14 кеше хуплаган. Анда мондый юллар бар: “Безнең шәһәрдә “лежащий полицейскийлар”  ГОСТ таләпләре буенча түгел. Менә юлның бу участогында да ике зур асфальт валун ята, ике яктан да аларның һәркайсы хәрәкәт үзенчәлеген күр-сәтүче 5.20 билгеләре белән билгеләнмәгән. Шуның өстенә юлның бу тигезсезлеге ГОСТ Р 52605-2006га туры килми. Юлның бу урынын яхшы белүчеләр бәлки аннан сакланып чыга торгандыр, шуңа күрә машиналарына ул нык зыян китермидер, ә читтән килүчеләр биредә “лежащий полицейский” барын каян белсеннәр, нәтиҗәдә машинага  күпме зыян салына?”  Әлеге мөрәҗәгатькә җавап бирүче итеп райбашкарма комитеты билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International