Уткән атнада Урман хезмәткәре көне билгеләп үтелде. “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкче-лесничие Мирзанур Мингазовның котлау телеграмасында мондый юллар бар:
“Урманнар - Россиянең төп милли байлыгы дигән төшенчә аксиомага әверелде. Урманга хезмәт итеп, аның байлыкларын тагын да арттырып һәм аларны киләчәк буыннар өчен саклаучы кешеләрнең дә милли байлык булуын өстәргә кирәк. Аларның хезмәте чын мәгънәсендә матур һәм игелекле. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм урман хезмәте ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Урман байлыкларын арттыру һәм саклау эшендә зур уңышлар, эшегездә даимилек, ныклы сәламәтлек һәм иминлек, үзегезнең һәм якыннарыгызның эшләре гөрләп торуын телим, бәйрәм рухы сүнмәсен”.
Ике ай элек Минзәлә урманчылыгы базасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев җитәкчелегендә республика семинар-киңәшмә узган иде. Ул безнең урманчыларның эшенә югары бәя бирде һәм семинарны уңышлы уздырганнары өчен Минзәлә урманчылыгына һәрберсе 15 млн сумлык ике данә урман әзерләү техникасы бирде.
Мондый егәрле чит ил техникасы республикабызның Саба, Нурлат, Әлмәт районнарында эшли инде. Ә сентябрь башыннан бездә дә “һөнәрен күрсәтә” башлады. “Әлеге техника Алабуганың “Костомону Энтегре” предприятиесен вак товарлы агач чималы белән тәэмин итүгә исәпләнгән. Бер көнгә җитештерелгән продукциянең күләме 300 кубометр тәшкил итәргә тиеш. Алабуга заводының бер елга исәпләнгән тулы егәрлеге 1млн 200мең куб – бу ТРның барлык киселергә тиешле урман делянкалары дигән сүз. Моның зур өлеше шулай ук безнең урманчылыкка да төшәчәк һәм әзерләүче техникадан башка мондый күләмле эшне башкарып булмый. Бүгенге көндә урманчылар табу проблемасы кискен тора, чөнки халыкның авыр эшкә алынасылары килми. Ә мондый техника белән бу мәсьәләне чишеп булыр дип уйлыйм”, - ди ТРның баш дәүләт урман инспекторы Мирзанур Мингазов.
“Харвастер” һәм “Форвадер” фин агрегатлары үз мөмкинлекләре белән таң калдырды безне. Ылыслы хуҗалыкта көндезге сменада техниканың җитештерүчәнлеге 300 кубометр, бу ике ай дәвамында эшләгән дүрт кешелек бригаданы алыштыра. Яңа техника безнең климат шартларына җайлашкан, һава температурасы түбән булганда да, югары булганда да эшләү мөмкинлеге бар.
Акыллы машинага яшь агачларга тимичә генә, тиешле агачны сайлап алып, аны төбеннән кисеп, ботаклардан чистарту өчен бик аз вакыт җитә, нибары өч минутта агач әзер. “Бу агрегатта эшләргә Байлар Сабасында әзерләделәр, урманда, тренажерда өйрәндек. Башта күнеккәнчә авыррак булды, бармаклар джойстикка күнегә алмады, тора-бара остарабыз, җайлашабыз”, - диде “Харвастер” операторы Марсель Вахитов.
Оператор идарә итә торган икенче бер егәрле машина өемдәге бүрәнәләрне нык итеп кыстыра да, авыр йөк машинасы кузовына төйи. Ике машинаның да кабинасына компьютер, идарә итү пульты, кондиционер, магнитофон һәм хәтта суыткыч та куелган. Бу техника өч сменалык эш тәүлегенә исәпләнгән.