Пенсионерлар спортта да сынатмыйлар

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Менә без, пенсиядә бул­сак та, барлык чаралар­да да актив катнашыр­га тырышабыз. Шушы көннәрдә генә яшьләр үзәге әзерләгән спорт чарасында катнаштык. Катнашучылар да, тама­шачылар да күп булыр дип әлеге чарага бар­лык пенсионерларны да чакырдык. “Юбилей­ный” спорт комплексын­да үткәрелгән бу чара спорт зарядкасыннан башланып китте. Лилия Яруллина әзерләгән күнекмәләр ярышлар­да катнашучыларның күңелләрен күтәреп, тәннәрен язып җибәрде. Спорт чараларында кат­нашучы өлкәннәргә меду­чилище укучылары көч-куәт биреп утырдылар.

Командалар барлык заданиеләрне дә уңышлы башкарып чыктылар: ска­калкадан сикергән чакла­рын, туплы уйнаганнарын, яшь бала биләгәннәрен искә төшерделәр, берничә минутка артист булып та уйнап алдылар. Медучилищеның сту­дентлары исә пенсиягә чыккач та күңелле итеп яшәргә мөмкин булуын үз күзләре белән күрделәр.

Әлеге чара “Бердәм Рос­сия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе кана­ты астында үткәрелде. Әлеге партиянең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкар­ма комитеты җитәкчесе Елена Сысоева ярыш­ларда катнашучыларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырды, ба­рыбыз да җыелышып истәлеккә фотога да төштек (рәсемдә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International