Психологияне үзгәртергә!

2012 елның 12 октябре, җомга

– Агымдагы елның июль аен­нан башлап республиканың барлык муниципаль бе-рәмлекләрендә район баш-лыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе институты булды­рылды, чөнки илебездә корруп­ция мәсьәләсе бик кискен тора. Халыкара тикшеренүчеләр бәяләвенчә, без бу мәсьәләдә “алдынгы” урыннарның берсен алып торабыз. Коррупциянең милли иминлеккә куркыныч янавы да танылды. Сер түгел, 90 нчы елларда илебездә мөлкәт бүлү буенча башбаш­таклык китүгә, Совет власте коррупциясе һәм бюрократизм шул ук идарә итү аппараты белән автомат рәвештә күчте.

Минем коррупция төшенчәсенә тулырак бәя бирәсем килә. Коррупция төшенчәсе ул ярты битне алып торырлык озын мәгънәгә ия, бу – вази­фаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү, ришвәт бирү һәм алу, вазифалардан законсыз фай­далану һ.б. лар. Әмма аның асылы, минем аңлавымча, ышанып тапшырылган власть­ны табыш алу яисә башка шәхси (төркем) файдасына җәмгыятькә зыянлы һәм аклан­маслык итеп файдалануда.

Ялгышмасам, медицинада “Авыруны түгел, ә аның сәбәбен дәваларга” дигән төшенчә яши. Алдыбызга шундый бурыч куелды, иң беренче чират­та – коррупцияне булдырмау, ягъни район башкарма коми­теты һәм Советы аппаратының структур подразделениеләре, башкарма хакимият федераль органнарының территориаль органнары, ТРның дәүләт ор­ганнары, хокук саклау органна­ры, иҗтимагый берләшмәләр, коррупциягә каршы юнәлтелгән оешмалар, киң җәмәгатьчелек белән берлектә коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба аларны юкка чыгару.

– Алдагы планнарыгызга тукталыйк.

– Соңгы елларда гына феде­раль, республика һәм муници­паль дәрәҗәдә булган бик күп законар һәм коррупциягә кар­шы торуга юнәлтелгән башка норматив актлар, яңа таләпләр буенча яңартыла, камилләшә торган, коррупциягә каршы көрәш буенча программалар кабул ителде, аларның бер­се дә “йокламый”, барысы да гамәлдә.

Бездә коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы каршында комиссия булды­рылды, ул расланган план буенча эш итә. Комиссиянең төп бурычы – районның җирле үзидарә органнарында вази­фаи хокук бозулар һәм власть­тан явызларча файдалануны, коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын кисәтү һәм бул­дырмауга юнәлтелгән карар­ларны эшкәртү. Шулай ук икен­че комиссия дә эшли, анысы муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен то­туга һәм якларның конфликт­ларын җайга салуга бул­ган таләпләрнең үтәлешен тикшерә. Әлеге комиссия керемнәр буенча тапшырыл­ган мәгълүматне, аларның дөреслеген һәм тулы булу-бул­мавын, хезмәткәрнең эш уры­нында үз-үзен тотуга куелган таләпләрнең билгеләнүен һәм үтәлешен, якларның конфликт­ларын җайга салу һәм аларны булдырмауда тәртипне билге­ли. Дәүләт хезмәткәрләренә карата булган кебек, муници­паль хезмәткәрләргә карата булган таләпләр дә даими төстә арта бара, болардан тыш, башка гражданнардан аерма­лы буларак, алар билгеле бер конституцион хокуклардан азат ителгән.

Коррупциягә урын калмасын өчен, һәр кабул ителгән хоку­кый-норматив акт, хәтта проект вариантында гына булса да, коррупциягә каршы эксперти­за уза. Хакимиятнең барлык структураларында доукмент әйләнеше электрон вариантта алып барыла. Минемчә, авыл җирлекләре хакимиятләре дә моңа җәлеп ителә бара. Ышаныч телефоннары эшли, ышаныч тартмалары куелган, бу турыда район газетасын­да да даими рәвештә игълан­нар бирелә, әмма аларның эш нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Әллә район халкы коррупция мәсьәләләренә бөтенләй би­тараф, я булмаса районда кор­рупция юк ителгәнме?

Кыскача гына тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәсем килә: коррупция куркынычы тудыручы сәбәпләрнең берсе – дәүләт һәм муниципаль хаки­мият эшчәнлегенең ябык булу­ында. Гәрчә бу юнәлештә нин­дидер гамәлләр башкарылса да (Интернетта сайтлар ачыла, массакүләм-мәгълүмат чара­ларында саран гына мәгълүмат бирелә, район җитәкчелеге хезмәт коллективлары, халык белән очраша), бу гына аз.

Шундый афоризм бар: “Яу­лык салу әле ачылу дигән сүз түгел...” Минем фикеремчә, район Советы һәм баш­карма комитетының струк­тур подразделениеләре үз гамәлләре һәм халыкны кай­гырту турындагы эшләрен район сайтында, район газета­сында, радио-телевидениедә күбрәк яктыртсын иде. Район халкы муниципаль хакимиятнең нәрсә белән шөгыльләнүе, районның икъ­тисадын ныгыту, стабильлеген булдыру өчен ниләр эшләнүе, аларны борчыган мәсьәләләр һәм проблемалар хакында белеп торырга тиеш, бәлки аларның гражданнар буларак кына түгел, ә хезмәткәр була­рак та теләк-үтенечләре бар­дыр.

Уку йортларында, мәктәп-ләрдә, хәтта балалар бакча­ларында да башкарасы эшләр бик күп. Физик яки интеллек­туаль хезмәт белән, анысы мөһим түгел, әмма акчаның нәкъ менә эшләп табылырга тиешлеге хакындагы төшенчә балачактан ук сеңдерелергә тиеш. Чөнки нинди генә ка­нуннар кабул итмә, җәзалар билгеләмә, кеше факторы һәрчак иң беренче шарт бу­лып тора. Кеше психологиясен үзгәртү җиңелләрдән түгел, әмма мөмкин, ә бу күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Бу юнәлештә эшләячәкбез.

– Коррупциягә күбрәк бирелүчән оешмалар бе-лән нинди эш алып барыла?

– Иң беренче чират­та, коррупцияне булдыр­мау – киң мәгънәдә, аеруча җитәкчеләргә кагыла. Әгәр нинди дә булса криминал була калса, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәбез, бу очракта профилактика өчен түгел, ә инде җаваплылыкка тарту өчен. Соңгы еллар­да хезмәт законнарына бик күп үзгәрешләр кертелде, хезмәткәрнең вәкаләтләре киңәйтелде, эш бирүчеләрнең җаваплылыгы арттырылды. Үз хокукларыңны законлы рә-вештә яклый белергә кирәк, ә моның өчен суд һәм прокурату­ра бар. Дәгъва белдерүләрдән, “анонимка”лардан тайпылыр вакыт, бу заманча түгел, без бит ХХI нче гасырда яшибез.

Элекке милиция хезмәткәре буларак, шәхсән минем үземә мөрәҗәгать итә ала­сыз. Коррупциягә каршы тору – хакимиятнең барлык бас-кычларында, гражданнар җәмгыятендә һәм халыкның киң катламы дәрәҗәсендә кат­лаулы, системалы һәм бердәм эшчәнлек ул. Сораулар бик күп, бер генә интервьюда ачып бетереп булмый, алга таба мин мөхәррият белән хезмәттәшлеккә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International