Быелгы ел аеруча катлаулы табигать шартларында барды, 13883 гектарда чәчүлекләр зыян күрде, зыянны каплау буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына 70116 мең сум күләмендә килешү тапшырылды. Шулай булуга да карамас- тан, районыбызның тырыш халкы белән шактый уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Быел тулай җыем 109 мең тонна тәшкил итте һәм тулай җыем алу буенча республикада 7 нче урынга күтәрелдек. Бер гектардан уңыш алу буенча да республикада без беренче унлыкка кердек. Бер гектардан 32,9 центнер уңыш алып, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе – беренче, “Туган як” агрофирмасы 23,2 ц уңыш алып – икенче, 22,5 әр центнер уңыш алып, “Заиковский”, ”Ключ” ҖЧҖләр район хуҗалыклары арасында өченче урынны яуладылар. “Илнур” КФХсы һәр гектардан 30 ар центнер бөртек җыеп алды.
Быелгы уракта комбайнчыларыбыз Дамир Гәрәев, Илгиз Шияпов, Наил һәм Рамил Хәлиуллиннар, Айрат Мөбәрәкшин, Леонид Кудрявцев, Артем Тутулин, Айрат Бикмурзин, Руслан Андреев һәм башка комбайнчыларыбыз сынатмадылар, икешәр мең тоннадан артык ашлык суктырдылар. Алдагы ел уңышына нигез салуда көзге чәчү өчен җир әзерләүдә Флюс Гиниятуллин, Фән- дүс Якупов, Рәкыйп Фәрхетдинов, Юрий Лебедев, Виктор Колбин, Хәлил Габделхаков, Мирзанур Садыков сынатмадылар. Көзге чәчүдә Юрий Коршунов, Владимир Гарнышев, Владимир Краснов, Галимҗан Шакиров һәм башкалар тырыш хезмәтләрен куйдылар. Гомумән, агрофирма, ху- җалык җитәкчеләре һәм механизаторлары бер максатка эшләп, куанычлы ахыргы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуын тагын бер кат расладылар. Районыбыз кырларында киләсе ел уңышы өчен нигез салу бара, 15363 гектарда көзге чәчү уздырылды. 44300 гектарда җир эшкәртелеп куелды. Узган елларда башланган аграр реформаны дәвам итү, энергия сак- лау технологияләренә өстенлек бирү, авыл хуҗалыгы минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэ- мин ителә, чәчү өчен яңа сортлы орлыклар алына. Игенчеләребез белән беррәттән, терлекчелә- ребезнең хезмәте дә мактауга лаек. Бу елның тугыз ае күрсәткечләре буенча сөт җитештерү – 101, ит җитештерү 102 процентка, терлекләрдән тәүлеклек үсеш алу 647 граммга җитте. “Мензелинские зори” агрофирмасының Калмурзино бүлекчәсе фер- масының бер торагына, Николаевское бүлекчәсе фермасының ике торагына сөтүткәргечләр урнаштырылды. Районда бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә, быел 28,2 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнде. Терлек азыгы хәзерләү буенча без быел республикада беренчелекне бирмәдек. Терлек азыгы бар, районыбызда терлек саны үсәр дияргә җирлек бар.