... Чыгарып куяр юлына

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл клублары төзү программа­сы нигезендә булдырылган. Шунда ук ФАП та урнаш­кан. Мондый бинага ия булу тәкермәнлеләрнең күптәнге хыялы иде. Бәйрәмгә олы кунаклар килүе авыл халкы өчен икеләтә шатлык булды. Тәкермән әбиләре «Үзебезнең Рәсим» дип кочаклап та алды­лар район башлыгын. Түбән Тәкермәндә клуб 1963 елда таштан салынган бул­ган. Моннан 4-5 ел элек, әлеге клубның фундаменты нык булмау сәбәпле, стена­лары аерыла башлаган һәм аны авария хәлендә дип ябып та куйганнар. Бу авыл халкы әлегәчә клубсыз яшәде. Һәм менә быел авыл клублары төзү программасы нигезендә рай­онда иң беренче булып Түбән Тәкермән авылында 300 урын­га исәпләнгән Мәдәният сарае төзелде. Тәкермәнлеләр өчен мондый зур клубка ия булу күктән төшкән бәхет ул. Шун­да ук ФАП һәм 50 абонентка исәпләнгән элемтә узелы ур­нашкан.

Клуб ачу тантанасында рай­он башлыгы Р.Садыков чыгыш ясап болай диде:

– Өч ел элек бу авылда карт­лар ашында бер апа безгә клуб кирәк дип әйткән иде. Менә быел ТР Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан махсус программа нигезендә клуб төзү өчен акча бүлеп би­релде. Клубны май аенда “Лига” ҖЧҖ төзүчеләре төзи баш­лады, алар аны 15 октябрьгә төзеп бетереп тапшырырга вәгъдә бирделәр. Бу авылда 160 йорт бар. Авыл халкына бәйрәм итәр, сөйләшеп уты­рыр, биер өчен урын бар, хәзер эшләргә эш булсын. Бүген иң беренче булып сезнең авыл­да клуб ачабыз. Әлеге клубны төзүчеләргә район башлыгы Рәхмәт хаты, Мактау грамота­сы һәм акчалата премия тап­шырды.

Азат Хамаев үз чыгышында бүгенге көндә республикадагы авыл халкы өчен күп нәрсәләр эшләнүен, юллар, мәктәпләр, ФАПлар салынуын билгеләп үтте. Ул шулай ук гореф-гадәтнең, мәдәниятнең дә авылларда саклануына басым ясады.

“Лига” ҖЧҖ җитәкчесе Нико­лай Степанов авыл халкына бәйрәм кәефе теләде, әлеге бинаны саклап тотарга кушты.

Авыл халкы исеменнән Зөлхидә ханым клублар төзү программасына беренче бу­лып Түбән Тәкермән авылы клубын төзергә керткән өчен Рәсим Садыковка рәхмәтен җиткерде. Ул бу клубның ба­лаларга, яшьләргә, картларга кирәклеген, клуб тәрбия үзәге булырга тиешлеген ассызы­клап үтте. Ул үз чыгышында татар халык мәкале аша әлеге объектларны ачуга кагылыш­лы бик тирән мәгънәле сүзләр әйтте: “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына”. Чыннан да, әлеге объектлар ачылу авыллар өчен олы вакыйга, ха­лык өчен бик кирәк алар.

Клубны ачканнан соң авыл, район үзешчәннәре халыкка концерт куйдылар. Бу атнада ачылган социаль-мәдәни объектларның авыл­ларга ямь, нур биреп торача­гына, яңа сулыш өрәчәгенә шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International