ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык.

"Олимп" теннис үзәгендә Сабиров Ф.Ф. һәм Сабирова Л.З. “Квадрат” база призларына Минзәлә районының мәктәп укучылары, урта махсус белем бирү уку йорты студентлары, оешма эшчеләре арасында зур теннис буенча ярышлар узды.

Россиядә дәүләт хезмәткәрләре өчен декларация кампаниясе төгәлләнде килә. Россия Президенты Владимир Путин узган елда 3,6 млн сум акча эшләгән. Премьер-министр Дмитрий Медведевның кереме – 4,2 млн сумга якын.

Коноваловка авылы эшмәкәре Фларис Шакирҗанов үзенең иганәче эшен дәвам итү юлында тагын бер адым ясады.

Кайсыбыз гына чын космонавтны күрергә хыялланмады икән? Күрергә генә түгел, автограф алырга, аралашырга, кызыксындырган сорауларыңны бирергә. Шундый мөмкинлек шәһәр мәктәпләренең 8, 10 сыйныф укучыларына бирелде. Очучы, космонавт-сынаучы Россия космосы космонавтлары отрядыннан Евгений Тарелкин, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков май урталарында киләсе очышка әзерлек максатыннан Минзәлә аэроклубына килделәр.

Район җирлегендә яшәүче һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары Воровский мәктәбе базасында урнашкан хәрби-кыр җыеннарын үтәләр.

Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, 14 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү кертелә.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Ленин исемендәге паркта Бөек Ватан сугышында вафат булганнар мемориалы янында "Кадетларның воен ант" дигән һәр ел була торган тантаналы чара булды

2012 елда РФ Эчке эшләр ми­нистрлыгы карары нигезендә үз теләгең белән дактилоско­пик теркәү (бармак эзләрен алу) үтү турында администра­тив регламент расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International