Коноваловка авылы эшмәкәре Фларис Шакирҗанов үзенең иганәче эшен дәвам итү юлында тагын бер адым ясады.
Үз акчасына һәм нигездә үз уллары белән төзи башлаган мәчеткә манара куелды. Мондый зур манара Татарстандагы авыл мәчетләренең берсендә дә юктыр.
Коноваловкада православ храмы күптән эшли инде. Аны төзүдә күп көч куйган Николай Секунов мәчеткә манара куюда да кран белән булышты. Әлеге авылда татарлык бик түбән дәрәҗәдә дигән фикерне үзгәртеп, тантаналы мизгелләрне күзәтергә район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, мәчеткә йөрү яшендәге картлар, бик күп әбиләр, хатын-кызлар да килгән иде. Мәчет «Татспиртпром» җитәкчесе Гиоргий Куприянов тәкъдиме белән төзелә башланды. Ул биредәге эшләр белән даими кызыксынып тора. Манара кую тантанасына да кайтты. Кунак булып тыелып тора алмады, гадәттәгечә эш процессына кушылды. Оста кранчы Алик Петров, Фларисның уллары Ленарис, Илнар, Илнур, Фәнис Әхмәтов, Нәҗип Хәбиров, Илдус Шаматовлар манараны тиз арада урнаштырып, беркетеп тә куйдылар. Алар һәм Зөфәр Сахапов мәчет төзелешендә дә актив катнаштылар. Ныгыту эшләре тагын дәвам итәчәк әле.
Әлеге бәйрәмдә районы-бызның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәтнең катнашуы һәм күңелләргә җиткереп вәгазь укуы нур өстенә нур булды. Авыл имам-хатыйбы Мулланур Сибгатуллинга һәм диндарларга мәчетне төзеп бетерүне тизләтү хәстәрен күрер вакыт җитте. Кем уйлаган – Коноваловка күгендә ислам дине манарасы күтәрелер дип! Фларис Шакирҗанов башка сыймас бу уйны тормышка ашырды. Хәзер авыл мөселманнарына, Фларис белән бергәләшеп, мәчет төзелеп бетмәячәк дигән фикерне кире кагарлык итеп яшисе һәм эшлисе генә калды.