1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне

2014 елның 30 мае, җомга

Барыгызны да “Балачак – могҗизалар иле” дип аталган күңелле бәйрәмгә чакырабыз. Ул якшәмбе, 1 июнь көнне, сәгать 10 да район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак. Могҗизалар иленә килгән кунакларны мавыктыргыч персонажлар ишек ачып кертәчәк, ә анда исә бар кешене дә кызыклы уеннар көтә.

Хәрәкәтчән конкурслар, искиткеч бүләкләр, коляска­лар парады, батут, асфальтка рәсем ясау конкурсы, өч тәгәрмәчле велосипедларда йөрү, бәйрәм кон­церты, сез яраткан әкият геройлары белән фото­га төшү һәм башка бик күп сюрпризлар һәр кешедә якты һәм күңелле хисләр генә калдырачак. “Балачак - могҗизалар иле” – гаилә бәйрәме, монда теләгән һәркем әкият дөньясына сәяхәт кыла ала.

PS. Бәйрәмдә азкеремле балаларга уенчыклар җыю да оештырылачак. Балаларга бергәләп шат­лык өләшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International