1 июнь көнне “Сөт иле Чулман” филиалы механизаторы Әскать Әхмәтов (рәсемдә) Байлар хуҗалыгында Полесье-280 азык хәзерләү комбайны белән 56 гектарлы люцерна басуын чабып бетерде.
Сабантуй үткәрергә акча сорап хат килгәч, яки комиссия рәисе мөрәҗәгать иткәч, эшмәкәрләрдә эчке каршылык барлыкка килә. Бирергәме, бирмәскәме?
Картлык буенча вакытыннан алда хезмәт пенсиясе Ерак Төньяк районнарында 15 календарь елдан ким булмаган чор яисә шуңа тәңгәлләшкән урыннарда 20 календарь елдан ким булмаган чор эшләгән һәм 25, 20 елдан ким булмаган иминият стажы булган 55 яше тулган ир-атларга һәм 50 яше тулган хатын-кызларга билгеләнә.
Минзәлә районындагы “Тургай” социаль приютының төп максатларының берсе – гаиләдәге иминлекне профилактикалау, бала өчен уңай булган гаилә мохите булдыру.
4800 гектар җирдә үскән уҗымнар, яхшы кышладылар һәм бай уңыш бирергә өндиләр, -ди Рамил Биктимеров - хуҗалык җитәкчесе.