Хуҗәмәт авылы мәдәният йортында 43 ел буена урта мәктәптә математика укыткан Сафия Газизованың чираттагы шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар кичәгә бик матур итеп әзерләнгәннәр иде.
Сафия апа үзе Тукай районы Казаклар авылыннан, Алабуга педагогика институтын тәмамалгач, Хуҗәмәткә эшкә җибәрелә. Бик көчле математик булу өстенә кешелекле һәм таләпчән укытучы булды. Укытучыбыз (мине дә укытты) һәр укучыга игътибарлы иде. Авыр гаилә халебезне белеп алып, мәктәптән спорт костюмы бирдерткән иде (ул чакта мәктәптән кием-салым белән ярдәм итү бар иде). Шулай ук Сафия апаның бер укучы малайга үзенең яңа киез итеген салып биреп, үзе олтанлы киез итек белән кыш чыгуы да мәгълүм.
Сафия апабыз Хуҗәмәтнең бик инсафлы, ул еллар өчен сирәк һөнәр иясе булган инженер Рәшит абый Газизов белән гаилә корып, үзләре кебек акыллы балалар тәрбияләп үстерделәр. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, күркәм йортларында бал кортлары үрчетеп, матур итеп яшәп яталарлы, ул еллар өчен сирәк һөнәр иясе булган инженер Рәшит абый Газизов белән гаилә корып, үзләре кебек акыллы балалар тәрбияләп үстерделәр. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, күркәм йортларында бал кортлары үрчетеп, матур итеп яшәп яталар
Укытучы, шагыйрә Сафия апабызның кайсы шигырен укысаң да, тәрбияле булырга өнди, кешеләрне сабырлыкка чакыра. Аңа иҗатында һәм тормышында уңышлар телибез.