1 июнь көнне “Сөт иле Чулман” филиалы механизаторы Әскать Әхмәтов (рәсемдә) Байлар хуҗалыгында Полесье-280 азык хәзерләү комбайны белән 56 гектарлы люцерна басуын чабып бетерде.
Хәзер 100 гектарлы костер үләнен чабарга кереште.
Аның артыннан Рифкат Рәхимов МТЗ-82,6 тракторына ГВК-6 тагып чабылган печәннәрне әйләндерә. Печән җилләү, ягъни кибү белән МТЗ-82 тракторында Илдар Вәлиев һәм МТЗ-1221 тракторында Фәнис Бәдертдинов пресс-җыйгыч тагып печәннәрне төргәкләргә төрәләр. Бу ике тракторчы 56 гектарлы люцерна басуындагы печәнне җыеп та бетерделәр.Хуҗалыкта барлыгы күпьеллык үләннәр 317 гектарны били, шуның 48 гектарлы люцерна басуы орлыкка алу өчен калдырылган. Монда узган елда да шул басудан барлыгы 7 тонна люцерна орлыгы алынган булган, аны быел филиалның купьеллык басуларын яңарту өчен тотканнар.
Көннәр коры торганда басулардагы чабылган печәннәрне тиз арада җыеп алып ферма янына алып кайтып урнаштырабыз,-ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Исламов.
Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре алдында бу ел өчен бик киеренке бурыч куйды. Яңа туган бозауларны да кертеп һәм малга бер тонна исәбеннән печән әзерләргә кирәк. Нигә киеренке? Чөнки хуҗалыкларда 11 мең гектар күпьеллык үлән мәйданнарының күбесе (4.5 мең гектар) искерде инде. Гадәттә, алардан бер тапкыр гына үлән чабып алырга мөмкин булачак. Быелгы корылык нәтиҗәсендә ул мәйданнардан өстәмә тукландыру өчен булса да икенче тапкыр чабу өчен үлән үсмәскә мөмкин.
Былтыр чәчелгән 1165 гектар күпьеллык үлән беренче уңышын бирәчәк. Быел тагын мең гектар төрле күпьеллык үләннәр мәйданы артачак.
Иң киеренке хәл “Сөт иле” – “Минзәлә”дә – өч мең гектарлап күпьеллык үлән чәчәсе бар.
Шуңа шәхси хуҗалыклар гына түгел, агрофирмалар да печәнне болынлыклардан чабу җаен табарга тиеш булалар. Минзәләдә табигый болынлыкларның мәйданы иксез-чиксез. Мамадыштагы кебек авыл җирлекләре (шәхси хуҗалыклар белән бергәләп) һәм агрофирмалар көчләрен берләштерсәләр мөмкин кадәр күбрәк печән әзерләнер иде.
Беренче графа – хуҗалыклар, икенче – 2014 елның 1 нче июненә хуҗалыклардагы мөгезле эре терлек саны.
“Сөт иле” ҖЧҖ филиалы ”Чулман” 4084
“Сөт иле” ҖЧҖ “Минзәлә” 3877
“Заиковский” ҖЧҖ 1258
“Калинина” ҖЧҖ 1220
“Николаевское” ҖЧҖ 1189
“Калморза”ҖЧҖ 637
КФХ 1346
Район буенча 13 933