Һәр чарада катнаша

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Минзәлә районындагы “Тургай” социаль приютының төп максатларының берсе – гаиләдәге иминлекне профилактикалау, бала өчен уңай булган гаилә мохите булдыру.

Әлеге бурычларны тормышка ашыру кысаларында приют белгечләре тради­цион рәвештә фестивальләр, конкурс­лар, спартакиадалар уздыралар. Алар ярдәмендә гаилә институтларын ныгы­ту һәм үстерү, гаиләнең җәмгыятьтәге статусын арттыру, балаларда һәм яшүсмерләрдә физкультурага, спортка кызыксындыруны арттыру, яшьләрдә гаилә төзү, бала табу һәм аларны лаеклы итеп тәрбияли алу төп максатларның берсе булып тора. Һәр елны мондый ча­раларда авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләр һәм балалар катнаша.

Безнең учреждениегә актив рәвештә ярдәм итүче партнерларның берсе, Минзәлә район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин – приютның попечительләр советы әгъзасы булып тора.

Равил Лотфуллович үткәрелгән бер ча­раны да калдырмый, балаларны үзенең бүләкләре белән сөендерә: Яңа елда бер бала да аның игътибарыннан читтә калмый, Балаларны яклау көнендә һәр балага баллы бүләкләр һәм уенчыклар бүләк итә, Белем көнендә аның ярдәме белән мәктәп формасы, аяк киемнәре, спорт костюмнары алына. Корбан бәйрәмендә һәм Пасхада Равил Лотфул­лович тәрбияләнүчеләргә бәйрәм ясый: корбан ите, ачык төсләргә буялган йо­мыркалар, кулич алып килеп, балаларны сыйлавы инде традициягә әйләнеп бара.

Учреждениедә янгын куркынычсызлы­гын булдырмау максатыннан янгыннан саклый торган ишек алырга кирәк иде. Равил Лотфуллович аны да алырга ярдәм итте. Үз чиратыбызда без дә аңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International