ВАХТА ЫСУЛЫ БЕЛӘН ЭШЛӘСӘГЕЗ

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Картлык буенча вакытыннан алда хезмәт пенсиясе Ерак Төньяк районнарында 15 календарь елдан ким булмаган чор яисә шуңа тәңгәлләшкән урыннарда 20 календарь елдан ким булмаган чор эшләгән һәм 25, 20 елдан ким булмаган иминият стажы булган 55 яше тулган ир-атларга һәм 50 яше тулган хатын-кызларга билгеләнә.

Картлык буенча вакытыннан алда хезмәт пенсиясен билгеләүгә хокук бирүче эш стажына тулы эш көнендә башкарылган эш чоры керә (әгәр дә бу кагыйдәләр һәм башка норматив хокукый актлар белән каралмаган булса, шушы чорга РФ Пенсия фондына ими­ният взнослары түләнгән очракта).

Вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә Ерак Төньяк районна­рында һәм шуңа тәңгәлләшкән урыннарда вахта ысулы белән эшләү чоры календарь тәртиптә объектта эш вакытын, вахта бистәсендә смена арасында ял итү яисә җыелу пунктыннан эш башкару урынына кадәр вакытны да кертеп исәпләнә.

Вахта ысулы белән башкарыла торган эш чорын исәпләү тулы ел исәбеннән (12 ай) календарь тәртиптә санала. Өстәвенә күрсәтелгән чорның һәр 30 көне айларга күчерелә, ә бу чорның һәр 12 ае тулы елларга әйләндерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International