Акчасыз бәйрәм булмый

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Моның төп сәбәбе акча бирергә теләмәүдә түгел. Ә ул акчаның хакимият баш­лыгы исеменнән язылган хат аша сорау, каршылыклы фикерләр тудыра, мөгаен. Юкса, Сабантуй бөтен ре­спублика күләмендә Татарстан Президенты Указы нигезендә үткәрелә. Димәк, районда татар халык бәйрәмен үткәрүне җирле властька тапшыру гадәти хәл. Сүз дә юк, җыелган миллионнарны кая куялар, дигән сорау да эчке киерен­келек тудырадыр.

Әмма беркем дә оныт­масын иде. Кем генә үткәрсә дә Сабантуй ха­лык өчен үткәрелә. Шуңа фикерләр каршылыгында минем өлеш коллективта эшләүчемә, райондашла­рыма кире кайтты дигәне өстен чыксын иде. Са­бантуй күптәннән халык бердәмлеген күрсәтүче бәйрәмгә әверелде. Алай гына да түгел, Татарстан хөкүмәте Россиянең башка төбәкләрендә Сабантуй­лар үткәрү өчен акча бирә.

Быел, мәсәлән, безнең район Сабантуй үткәрергә булышырга Пермь краена барачак. Актанышлар исә Казахстанга ук юл тоталар. Бу бәйрәмне үткәрергә акча кызганырга кирәкмәс, чөнки ул бүләк формасын­да авыл хезмәтчәннәренә генә түгел, шәһәр оешма­ларында (күбесе шәхси кулларда) эшләүчеләргә дә (былтыр барысы 919 мең 489 сумлык) олылап тапшырыла.

 2013 ел Сабан туенда, мәсәлән, мәктәпләрдә яхшы укучыларга, спорт­та район данын яклаган спортчыларга һәм тре­нерларга 118 мең сумлык бүләк тапшырылган.

Әйе, оештыручыларның күбрәк акча җыеп, бәйрәмне олылап үткәрәсе килә. Бирүчеләр дә, сумманың зурлыгы­на зарланып утырмый­ча, мөмкин булганча бәйрәмне матурырак үткәрү өчен үз өлешен кызганмасыннар иде. Сабантуй көнне бәйрәм итүче халык акчасын мул туздыра бит, бигрәк тә сәүдәгәрләргә.

Безнең өстәмә

2013 елда барлык төр чараларны үткәрер өчен 1469 мең акча тотылган. Аерым алганда, көрәшкә 173 мең, атлар чабышына 78 мең, төрле спорт уеннары­на – 129 мең сум (иң зурысы – 28 мең 700 сум - гер спорты) акча тотылган.

Акча ни өчен район бюджетыннан алынмый дигән сорауга җавап бик кыска.

Үз бюджеты барлык чыгымнарның өчтән берен ка­пларга да җитмәгән районга закон андый чыгым­нарны тыя. Быелгы Сабантуй чыгымнары буенча, отчетны аны үткәрүчеләр, озакка сузмыйча, район хакимияте сайтына куярлар дигән өметтә калабыз. Фәкать хәбәрдарлык кына җыелган акчаны тузды­ручыларга карата ышанычны саклап калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International