2012 елда РФ Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә үз теләгең белән дактилоскопик теркәү (бармак эзләрен алу) үтү турында административ регламент расланды.
РФ гражданнарына дактилоскопия ясау аларның шәхси гаризалары, шулай ук закон нигезендә мөстәкыйль рәвештә эшләргә һәм үз эшләре өчен җавап бирергә сәләтсез яки суд карары нигезендә өлешчә сәләтсез дип табылган балаларның, яшь балаларның һәм яшүсмерләрнең ата-ана (улыкка алучы, опекун, попечитель) гаризалары нигезендә ясала. Бармак эзләрен алу граждан мөрәҗәгать иткән көнне үк башкарыла һәм аңа үз теләге белән дәүләт дактилоскопик теркәве үтү хакында белешмә бирелә.
Тулырак мәгълүматны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында яки район эчке эшләр бүлегендә белергә була.