Россиядә дәүләт хезмәткәрләре өчен декларация кампаниясе төгәлләнде килә. Россия Президенты Владимир Путин узган елда 3,6 млн сум акча эшләгән. Премьер-министр Дмитрий Медведевның кереме – 4,2 млн сумга якын.
ТР Президентының рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, Рөстәм Миңнеханов узган ел 10,8 млн сум акча эшләгән (автомобиль сатуны да исәпкә алып). Республика башлыгының Land Rover Range Rover 5.0 автомобиле, күчемсез милеккә килгәндә, аның куллануында 263,2 кв. метр мәйданлы торак йорты бар.
ТР Президентының тормыш иптәше узган елда 6 млн сумнан артык акча эшләгән. Басылган мәгълүматларга караганда, аның хосусыйлыгында 174,6 кв. метрлы фатир, торак йорт (263,2 кв. м), кунак йорты (110,7 кв.м), ике җир кишәрлеге (1176 һәм 414,89 кв.м) һәм 1 машина кую урыны бар. Шулай ук аның куллануында 1578,7 кв.метрлы торак йорт бар. Автомобиле юк.
Бу көннәрдә район хакимияте башлыгы Айдар Салаховның һәм башка муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәр турындагы мәгълүматлары да бәян ителде. Декларациядә район башлыгының 2013 нче елда кереме 2 006 771 сум дип күрсәтелгән. Аның КМ 38284 автоприцебы һәм МТЗ-80 авыл хуҗалыгы техникасы, 156 кв.метрлы фатиры бар. Тормыш иптәшенеә узган елгы кереме – 89 687 сум, аның хосусыйлыгында 1054 кв.метр җир кишәрлеге (2/5), 120,4 кв.метрлы торак йорты (2/5) бар.
Район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов 2013 елдагы кереме – 759 864 сум. Хосусыйлыкта ике җир кишәрлеге (944,28 кв.м, 3273 кв.м.), торак йорт (58,8 кв.м), фатир (1/4, 146 кв.м), ГАЗ-2705 автомобиле, ИЖ- Юпитер-5 мотоциклы бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме – 93 336 сум, фатиры (1/4) бар.
Минзәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиевның еллык кереме – 384 978 сум. Аның хосусыйлыгында 1000 кв.м җир кишәрлеге (1/5), 171,2 кв.метрлы торак йорты, 58 кв. метрлы (1/6) фатиры, ВАЗ- 2107 автомобиле бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме – 254158 сум, хосусыйлыкта TOYOTA AURIS автомобиле бар.
Минзәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урын- басары Елена Сысоеваның еллык кереме – 526 941 сум, аның хосусыйлыгында 52 кв. метрлы (1/3) фатир бар. Тормыш иптәшенең кереме – 734 606 сум, 1000 кв. метр җир кишәрлеге, 42 кв.метрлы (1/2) фатиры, ДЭУ НЕКСИА автомобиле бар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинның еллык кереме – 481698 сум. Аның хосусыйлыгында 41,6 кв. метрлы торак йорт, 115,5 кв. метрлы (1/4) фатир, 687 кв. м җир кишәрлеге бар. Тормыш иптәшенең кереме – 549076 сум. Аның хосусыйлыгында ВАЗ-2121 һәм Шевроле EPICA автомобильләре бар.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның еллык кереме – 321 898 сум. Аның хосусыйлыгында FORD FOCUS автомобиле бар. Тормыш иптәшенең кереме – 227501 сум.
ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянованың кереме – 390192 сум. Аның хосусыйлыгында 152,2 кв. метрлы (1/4) торак йорт, 61,7 кв. метрлы фатир, BMW 5351 XDRIVE автомобиле бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме – 8 514 106 сум.
Аппарат җитәкчесе Роза Салдаева 355 299,80 сум керем алган. Аның хосусыйлыгында 734,2 кв.метр җир кишәрлеге (1/2), 59,8 кв.метрлы фатиры (1/2) бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме – 1002871 сум, ВАЗ-21101 автомобиле бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевның 2013 елдагы кереме – 1 477 089 сум, хосусыйлыкта 2390,38 кв.м җир кишәрлеге, торак йорты (262,70 кв.м), фатиры (1/2, 50,3), HUNDAI GETZ автомобиле бар. Тормыш иптәшенең кереме юк, хосусыйлыгында 51,9 кв.метрлы фатиры (1/2), HUNDAI-L-201,4 автомобиле бар.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары Нәкыйп Илдархановның 2013 елдагы кереме – 643 218 сум, 1970 кв. м мәйданда җир кишәрлеге, 132,1 кв.метрлы торак йорты, Рено- Дастер автомобиле бар. Тормыш иптәшенең кереме – 261 318 сум, 1970 кв.м файдаланудагы җир кишәрлеге һәм торак йорты (132,1) бар.
Инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Васил Гыйләҗетдинов узган елда 460 249 сум керем алган. 1000 кв.м (1/5) һәм 1800 кв.м җир кишәрлекләре, 101 кв.метрлы (1/4) торак йорты, Volkswagen Tiguan автомобиле бар. Тормыш иптәшенең кереме юк, 1000 кв.м (1/5) җир кишәрлеге, 101 кв.метрлы (1/4) торак йорты бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфановның кереме – 390 609 сум. 3467 кв.м һәм 87 000 кв.метрлы җир кишәрлекләре, 81,14 кв.метрлы торак йорты, Toyota Corolla автомобиле бар. Тормыш иптәшенең кереме – 321093 сум.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Басковның еллык кереме – 316312 сум, файдалануда 57,5 кв.метрлы фатиры бар. Тормыш иптәшенең кереме – 218 734 сум.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Илсия Гатинаның еллык кереме – 332985 сум. Хосусыйлыкта 1365,32 кв. метрлы җир кишәрлеге, 72,9 кв. метрлы торак йорты бар. Тормыш иптәшенең кереме – 1 381 407 сум, 1043 кв. метрлы җир кишәрлеге, 103,7 кв. метрлы торак йорты, TOYOTA COROLA автомобиле бар.
Икътисад бүлеге начальнигы Айгөл Гатинаның еллык кереме – 328 556 сум, NISSAN NOTE автомобиле, файдалануда 44,39 кв. метр җир кишәрлеге (1/3) һәм 264,99 кв.метрлы (1/3) фатиры бар.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Кирееваның кереме – 158 305 сум. Аның хосусыйлыгында 1625 кв.метр җир кишәрлеге, 106,6 кв. метр торак йорт (1/4) бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме – 295996 сум, , 39,5 кв. метрлы фатиры (1/4), TOYOTA РАФ-4 автомобиле бар.
Эшләр белән идарә итүче Татьяна Урошникованың еллык кереме – 366 909 сум. Хосусыйлыкта 2435 һәм 107986 кв. метр җир кишәрлекләре, ЮМЗ-6Н авыл хуҗалыгы техникасы, трактор прицебы, КИА РИО автомобиле бар. Тормыш иптәшенең еллык кереме юк. Хосусыйлыкта 4576 һәм 107986 кв.метр җир кишәрлекләре, ВАЗ-2110 автомобиле бар.