Урманнарга янгын куркынычы яный

2014 елның 30 мае, җомга

Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, 14 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү кертелә.

– Бу чорда Минзәлә урманчылы­гында һәм “Мензелялес”та юга­ры әзерлектәге режим кертел­де: контораларда тәүлек буена дежур торулар, ял һәм бәйрәм көннәрендә халык күп җыела торган урыннарда вакытлыча постлар оештырылды, өстәмә минеральләштерелгән полоса­лар ясау, булганнарын яңарту буенча эшләр башкарыла. Шу­лай ук урманнарда янгын булган очракта оператив эш итү өчен янгын сүндерү машиналарының дежур торулары оештырыла, – дип хәбәр итә Минзәлә урман­чылыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов.

Урманнарда янгын очра­гына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 01 телефонына (кәрәзле те­лефоннан 010) яки 8-800- 100-94-00 телефоны бу­енча урманнарны саклау буенча турыдан-туры линиягә шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International