Кайсыбыз гына чын космонавтны күрергә хыялланмады икән? Күрергә генә түгел, автограф алырга, аралашырга, кызыксындырган сорауларыңны бирергә. Шундый мөмкинлек шәһәр мәктәпләренең 8, 10 сыйныф укучыларына бирелде. Очучы, космонавт-сынаучы Россия космосы космонавтлары отрядыннан Евгений Тарелкин, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков май урталарында киләсе очышка әзерлек максатыннан Минзәлә аэроклубына килделәр.
Космонавтлар бик көчле юмор хисе белән, кызыклы әңгәмәдәш булдылар. Алар балаларга балачакта кем булырга теләгәннәрен, үзләренең һөнәрләренең нечкәлекләрен, космонавтлар отрядына эләгер өчен ниләр белергә кирәклеген сөйләделәр.
«Союз ТМА-06М» корабленең экипаж әгъзасы, космосны яулап алучы Евгений Тарелкин үзенең космоска беренче очышына 9 ел әзерләнгән. Балачакта ул космонавт булам дип уйламаган. Ләкин кан тарта дип юкка гына әйтмиләр, аның атасы да парашютист-сынаучы, Россия Герое. Евгений Игоревич очуга әзерлек, очкан да космонавтлар нинди хисләр кичергәнен, очу алдыннан традицияләр турында сөйләде. Ул үзе белән фотолар һәм очуга әзерләнү моментларын, космонавтларның безнең планетага әйләнеп кайтулары төшерелгән видео-роликлар алып килгән иде. Ул космоста барлыгы 144 тәүлек булган. Укучыларны аеруча орбиталь станциянең тормышы кызыксындырды, космонавтлар авырлык югалганда ничек ашыйлар, йоклыйлар, юыналар. Евгений Игоревич космонавтлар орбитада тренажерларда шөгыльләнәләр, дип хәбәр итте.
Космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков гомер буена очучы булырга хыялланган, инде 8 ел космоска очарга әзерләнә. Космонавтлар, балалар белән очрашуга Россия Герое, космик техниканы атказанган сынаучы, Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәгенең идарә начальнигы урынбасары Виктор Рень дә килгән иде. Ул балаларга ничек космонавт булырга икәнен сөйләде. Очрашу тәмамлангач та, укучылар космонавтларны әле бик озак җибәрмәделәр. Автографлар сорадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу көнне Минзәлә аэроклубында Муса Җәлил исемендәге педкөллиятенең икенче курс студентларының «СОЮЗ ТМА-08М» корабле экипажы әгъзасы Александр Мисуркин белән очрашуы булды.