"Олимп" теннис үзәгендә Сабиров Ф.Ф. һәм Сабирова Л.З. “Квадрат” база призларына Минзәлә районының мәктәп укучылары, урта махсус белем бирү уку йорты студентлары, оешма эшчеләре арасында зур теннис буенча ярышлар узды.
Ике көнлек ярышларда ир кешеләр арасында беренче урынны алып абсолют чемпион Олег Ситдиков булды. Ана 5 000 сумлык премия бирелде. Икенче урында Вадим Фахретдинов, өченче урын Рушан Шаймарданов. хатын-кызлар арасында җиңүче Лилия Каюмова, икенче урында Гөлназ Сайфуллина, өченче - Ляйсан Сайфуллина булдылар. Бөтен призерларга да акчалы 3000, 2 000 һәм 1 000 сумлык премия бирелде. Анна Бурда юаткыч приз алды. Фаил Сабиров шулай ук олы татлы бүләк әзерләгән иде - торт, теннисный корт һәм ракетка сүрәтләнгән. Һәрбер ярышларда катнашучыга пряник бирелде, пряникта Ф хәрефен курергә мөмкин иде.