Хәрби-кыр җыеннарында катнашалар

2014 елның 30 мае, җомга
Район җирлегендә яшәүче һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары Воровский мәктәбе базасында урнашкан хәрби-кыр җыеннарын үтәләр. Бу җыенда барлыгы 52 кеше катнаша, алар анда пневматик винтовкадан аталар, гер күтәрәләр, турникта күтәреләләр, кыскасы, хәрби хезмәткә әзерләнәләр. Моннан 9 ел элек булган әлеге җыенда 165 кеше катнашкан булган. Бу җыенга авыл хуҗалыгы техникумыннан – 20, медицина училище/техникумыннан – 7, район мәктәпләреннән 25 бала катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International