1996-2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелеге авыл хуҗалыгы техникумы спорт залында үтте. Анда уку йортлары һәм мәктәпләрдәге көрәш секцияләрендә шөгыльләнүчеләр арасыннан сайлап алынган 50гә якын көрәшче катнашты. Алар 45 кг га кадәрге үлчәүдән алып 80 кг га һәм аннан да югарырак үлчәүдә, барлыгы 8 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.
Шәхси кабинет ачу өчен гражданинга Пенсия фонды идарәсенә килеп, логин һәм керү өчен пароль алырга кирәк.
Хезмәт пенсиясе күләмен билгеләү өчен хезмәт стажы һәм 2002 нче елның 1 гыйнварыннан соңгы уртача хезмәт хакы исәпләнми.
“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калморза хуҗалыгы кышлату чорына җитәрлек азык запасы белән керәчәк. Быел барлыгы 2200 тонна сенаж салынды, 650 тонна печән, 900 тоннадан артык салам җыелып ферма яннарына кайтарып өеп куелды. Шуңа да биредә терлек азыгы маллар алдыннан тәүлек әйләнәсе өзелми.
9-14 яшьлек 11 кешедән торган Минзәлә командасы Олимпия чемпионы Евгений Садовский һәм олимпия уенчысы Василий Иванов призларына булган Бөтенроссия йөзү ярышларында катнашты. Волгоградка бөтен Россиядән 40 команда һәм 500 дән артык көчле спортчы килгән иде.
Сарсаз-Горы авылында күмәк хуҗалыкны 1929 елның 14 сентябрендә оештырганнар. “Кызыл партизан” исеме бирелгән колхоз 1930 ел ахырында 60 крәстиян хуҗалыгын берләштергән. Калган 122 хуҗалыкның 58 е ярлы, 60 ы урта хәлле, ә 4 се таза тормышлы саналганнар.
“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калинин хуҗалыгында үткән зона-семинар киңәшмәсендә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультантлары, шул районнарның баш ветеринария табиблары, нәсел- селекция хезмәте начальниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр катнашты.