Хезмәт пенсиясе күләмен билгеләү өчен хезмәт стажы һәм 2002 нче елның 1 гыйнварыннан соңгы уртача хезмәт хакы исәпләнми.
2002 нче елның 1 гыйнварыннан соңгы эш чорында бары тик Россия Федерациясенең мәҗбүри пенсия иминияте системасында иминиятләнгән булачак пенсионерның шәхси исәбенә эш бирүче яки шәхси эшмәкәр күчергән иминият взнослары гына исәпләнә.
Пенсиянең иминиятләнгән өлешен билгеләү өчен пенсия артыннан мөрәҗәгать иткән көнгә иминиятләнгән затның шәхси исәбендәге иминият взнослары исәпкә алыначак. Эш бирүченең хезмәткәрнең пенсия артыннан мөрәҗәгать иткән көненнән соң биргән мәгълүматы пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмый, алар 1 августта яңадан исәпләү уздыргач (яисә тулы 12 ай узгач гариза буенча шәхси исәпләү вакытында) исәпкә алыначак.