“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калморза хуҗалыгы кышлату чорына җитәрлек азык запасы белән керәчәк. Быел барлыгы 2200 тонна сенаж салынды, 650 тонна печән, 900 тоннадан артык салам җыелып ферма яннарына кайтарып өеп куелды. Шуңа да биредә терлек азыгы маллар алдыннан тәүлек әйләнәсе өзелми.
Бүгенге көндә хуҗалык фермасында 700 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 210ы савым сыерлары. Җәйге чорда да маллар алдыннан салам өзелмәде. Ул басуда комбайннар артыннан ук төргәкләргә төрелеп, ферма яннарына кайтарылып өелеп куелды. Җитәрлек күләмдә сенаж салынган, хәзер тиздән силос салырга тотыначаклар. Һәр баш малга 4әр килограмм фураж бирелә, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров. Азык рационы яхшы булгач, хуҗалыкта савым күрсәткече дә бер савым сыерына исәпләгәндә бүгенге көндә 12,4 килограмм сөт савып алына. Җәйге чорда хуҗалык тулай савымны өч тоннага кадәр җиткергән булган. Хуҗалык бер сыерга сөт җитештерү буенча районда иң алдынгылар рәтендә. Һәр сыердан хуҗалык ел азагына чаклы 4,5 мең килограмм сөт савып алырга исәплиләр калморзалылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: хуҗалык җитәкчелеге токымны яңарту һәм яхшырту буенча күләмле эш алып бара. Кара-чуар токымлы таналарны үзе үрчетә, ягъни акча түләп читтән сатып аласы түгел. Быел гына да төп көтүгә 30 баш тана кертелгән. Таналарны төп көтүгә даими кертү нәтиҗәсендә савым сыерлары алты елга бер тапкыр тулысынча яңарыш кичерә.
Әлбәттә, хуҗалык эшчән- легенең уңышы, тәү чиратта, эшчеләргә бәйле. Бу җәһәттән хуҗалыкта бер йөккә җигелеп эшләүче бердәм, тырыш коллектив тупланган. Сыер савучылар: Татьяна Куряшова, Людмила Шәмсиева, Гөлүсә Хөсәенова, Марина Федотова бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Көтүчеләр Ахмет Сайдахметов, Виталий Федотов малларны Ык елгасы буенда көтәләр, ә монда терлекләргә үлән җитәрлек. Калморза фермасын җитәкләүче Галина Кулькова һәм бозау караучы Дәнил Билалов та күңелләре белән авылга береккән. Малларга шулай ук өстәмә тукландыру да оештырылган. Суданка үләне, люцерна үләнен дә чабып турап маллар алдына тараталар. Терлекләргә арпадан пешерелгән барда да бирелә, шуның нәтиҗәсендә сөтнең майлылыгы 3,7 проценттан кимеми, аксымы да 3,2-3,3 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә 210 баш сыерның 140 нан артыгы гына савыла. Иң мөһиме – хуҗалыкта авыл халкының күңеле көр һәм тыныч. Хуҗалыкның терлекчелек тармагында гына бүген ике дистәгә якын кеше хезмәт куя. Һәркемгә хезмәт хакы вакытында һәм, нигездә акчалата түләнә. Мондый мөнәсәбәт яңадан-яңа башлангычларга, эшкә дәртләндерә.
безнең өстәмә
Бүгенге көндә сөт ташлаган сыерлар өчен ташландык корпусны ремонтлау тулы көченә бара, ремонт беткәч монда 100 баш буаз сыер тотылачак. Бу фермада бозаулату боксы, 2 үгезгә махсус урын, азык өстәле, тимердән эшләнгән утар булачак, җылы су үткәреләчәк.