Игеннәрдән бушаган басуларны саламнан чистарту, туңга сөрү белән беррәттән, рапс суктыру (ул 700 гектарда җыеп алынды, республикада иң зур уңыш – гектардан 18 центнер бөртек чыга) һәм кукурузны силоска салу дәвам итә. Кукуруз уруда 12 агрегат эшли. Көзге чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Кояшлы көннәр бодайны да дымлылыгы кимегәч сугып алырга мөмкинлек бирде. Ындыр табакларында чәчүлек өчен бөртек җитәрлек, хәзер шуларны орлык кондициясенә җиткерү өчен эшкәртергә кирәк.