ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калморза хуҗалыгы кышлату чорына җитәрлек азык запасы белән керәчәк. Быел барлыгы 2200 тонна сенаж салынды, 650 тонна печән, 900 тоннадан артык салам җыелып ферма яннарына кайтарып өеп куелды. Шуңа да биредә терлек азыгы маллар алдыннан тәүлек әйләнәсе өзелми.

9-14 яшьлек 11 кешедән торган Минзәлә командасы Олимпия чемпионы Евгений Садовский һәм олимпия уенчысы Василий Иванов призларына булган Бөтенроссия йөзү ярышларында катнашты. Волгоградка бөтен Россиядән 40 команда һәм 500 дән артык көчле спортчы килгән иде.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, үткән сайлауларда “Бердәм Россия” берсүзсез җиңү яулады.
Беренче графа – урак алдынгылары, икенче – хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан эш күрсәткечләре (тонналарда)

Сарсаз-Горы авылында күмәк хуҗалыкны 1929 елның 14 сентябрендә оештырганнар. “Кызыл партизан” исеме бирелгән колхоз 1930 ел ахырында 60 крәстиян хуҗалыгын берләштергән. Калган 122 хуҗалыкның 58 е ярлы, 60 ы урта хәлле, ә 4 се таза тормышлы саналганнар.

 “Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калинин хуҗалыгында үткән зона-семинар киңәшмәсендә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультантлары, шул районнарның баш ветеринария табиблары, нәсел- селекция хезмәте начальниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр катнашты.


19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Республика юлларында йөрүчеләр игътибар иткәндер, 19-21 сентябрьдә Минзәләдә бадминтон буенча ярышлар үткәрү турында зур-зур реклама щитлары тора иде
Татарстан Республикасында ел саен муниципаль районнарның авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреҗдениеләре арасында конкурс үткәрелә
Сочи шәһәрендә “Киләчәккә – китапханәләр аша” дигән ХIV Халыкара конференциясе башланды.
Район игенчеләре ындыр табакларына 100 мең тонна ашлык суктырып кайтардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International