Сарсаз-Горы авылында күмәк хуҗалыкны 1929 елның 14 сентябрендә оештырганнар. “Кызыл партизан” исеме бирелгән колхоз 1930 ел ахырында 60 крәстиян хуҗалыгын берләштергән. Калган 122 хуҗалыкның 58 е ярлы, 60 ы урта хәлле, ә 4 се таза тормышлы саналганнар.
Авыл Советы 11 әгъзадан һәм 3 әгъзалыкка кандидаттан торган. 1930 елның декабрендә Совет үз эше хакында отчет тота. Сарсаз-Горыда ул 15 декабрьдә үткән, анда авылның 92 ир- аты, 16 декабрьдә үткәрелгәнендә шул ук авылның 41 хатын-кызы катнашканнар, 17 декабрьдә Гремячий Посад авылында үткәнендә отчетны 32 ир-ат һәм 8 хатын-кыз тыңлаганнар.
Авылларның отчет елында дәү- ләткә ашлык тапшыру хакындагы мәгълүматлары сакланмаган. Сарсазгорлылар һәм гремячий посадлылар 14 ц урынына 5,84 ц җитен орлыгы, 7 ц урынына 34 кг киндер орлыгы тапшырганнар. Сарсазгорлылар колхоздан һәм үз хуҗалыкларыннан планда каралган 648,67 ц урынына бары 226,82 ц бәрәңге тапшырганнар. Шуның 53,56 “Красный партизан”, 138,94 урта хәлле ялгыз хуҗалыклар, 25,93 ц ярлы хуҗалыклы, 8,39 таза тормышлы авыл кешеләре өлеше.
Ике авыл кешеләренең дәүләткә печән тапшыру планы 13200 пот. Ул тапшыручыларга түбәндәгечә бүленгән: “Красный партизан”га 180, 19 ц “Гремячий”га – 32,70, ярлыларга – 206,84, урта хәллеләргә – 1356 ц, иркен тормышлыларга – 85,81 ц. Дәүләткә ит тапшыру планын түбәндәгечә үтәгәннәр авыл кешеләре: 2 баш ат, 7 сыер, 12 дуңгыз һәм 116 баш сарык тапшырырга тиеш булганнар. Әлеге терлекләрдән тыш ике авыл кешеләре 60 каз, 20 үрдәк, 10 күркә һәм 120 тавык та тапшырырга тиеш булганнар. Авыл кешеләренең тапшыра алганнары 44 каздан һәм 113 тавыктан торган.
Отчетның характерлы, хәтердә яңартырлык моментлары шулар. Аннан заман шаукымы сизелеп тора.