9-14 яшьлек 11 кешедән торган Минзәлә командасы Олимпия чемпионы Евгений Садовский һәм олимпия уенчысы Василий Иванов призларына булган Бөтенроссия йөзү ярышларында катнашты. Волгоградка бөтен Россиядән 40 команда һәм 500 дән артык көчле спортчы килгән иде.
Ярышка безнең йөзүчеләрне дүрт ай әзерләделәр. Балалар һәр көнне ару-талусыз үзләренең күнекмәләрен эшкәрттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Беренче сигезлеккә керделәр: Эмиль Котдусов – 4 нче урын (аркада йөзү), Максим Комиссаров – 5 нче урын (аркада), Ирина Красильникова – 4 нче урын (аркада йөзү), Азалия Бәдриева – 8 нче урын (аркада йөзү), Гөлназ Гәрәева – 6 нчы урын (аркада), Анна Новикова – 7 нче урын (брасс), Ләйлә Кашапова – 6 нчы урын (баттерфляй). Шулай ук унике көчлеләр арасына Евгений Комиссаров, Екатерина Гранкина, Марсель Әкрамов керде. Әйтергә кирәк, беренче тапкыр Минзәлә тарихында ярышта катнашучы Виктория Николаева беренче зур разряд үтәде, хәзер ул спорт мастеры кандидаты исемен яклау өчен әзерләнә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда 4*50 катнаш эстафетада 3 нче урынны алды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Бу ярышта безнең команда яхшы оешканлык һәм активлык күрсәткән өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Волгоградта үткәргән алты көндә, безнең команда вәкилләре шәһәр буйлап зкскурсиядә йөрделәр, Мамай Курганда булдылар, теплоход белән Идел елгасында сәяхәт иттеләр, пляжда кызындылар.
– Бу ярышларга без бик җитди әзерләндек. Балаларга көч биреп торырга аларның ата-аналары да барды. Безнең спортчылар ерактан ук күренеп тордылар, чөнки аларда Минзәлә гербы төшерелгән бертөрле спорт костюмнары иде. Әйтергә кирәк, безнең яшь спортчылар чын мәгънәсендә көчле характер күрсәттеләр. Берөзлексез алты көн дәвамында көч сынашу җиңелләрдән түгел иде, бигрәк тә йөзү үзәкләре булган Петербург, Мәскәү, Пенза шәһәрләреннән йөзүчеләр катнашканда. Бу ярыш – алдагы җиңүләр өчен яхшы стимул булып тора. Авыр вакытларда балалары белән бергә булган ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә, алар балаларның буш вакытларын күңелле оештырдылар һәм ярдәм күрсәттеләр. Болар: Алсу Гәрәева, Елена Новикова, Светлана Новикова, Нина Комиссарова, – дип фикерләре белән уртаклашты йөзү буенча тренер Наил Каюмов.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА