“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калинин хуҗалыгында үткән зона-семинар киңәшмәсендә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультантлары, шул районнарның баш ветеринария табиблары, нәсел- селекция хезмәте начальниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлеше Кадрәк авылы мәдәният йортында булды. Аны район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде. Айдар Фәсла- хович райондагы 19 фермада да ремонт эшләре баруын, фермаларны ремонтлаганда кул астында булган материалларны кулланып, минималь акча белән, элементар технологияләр булсын өчен өмәләр үткәрелүен билгеләп үтте. Шәһәре- бездәге авыл хуҗалыгы
техникумында шушы зона белгечләре өчен ресурс үзәге ачу юнәлешендә сөйләшүләр баруын әйтте. Алдагы елда инвестор Алмаз Шәрипов ярдәме белән шушы хуҗалыкта 400 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзи башлаячагын әйтеп узды. Аннан соң республика ветеринария лаборатория- се җитәкчесе Вилсур Әхмәтов, ТР ГГСХУның нәсел эше начальнигы Илсур Закиров чыгыш ясады, белгечләрнең мәгълүматы тыңланды.
Республика авыл хуҗа- лыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов 7 райондагы терлекчелекнең 8 айдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Ул үз чыгышын ситуация гади түгел, шул ук вакытта товар җитештерүчеләр өчен бик яхшы да дип башлап китте. Министр урынбасары алдагы кышлату чорын оешкан төстә башкарып чыгу, мал санын киметмәү, продукция җитештерүне арттыру максатын куйды.
Безнең районга килгәндә ел башыннан районыбыз терлекчеләре сөт җитештеүне 106 процентка арттырганнар, ә август аенда бу күрсәткеч 110 процент тәшкил иткән. Аннары республикада терлек азыгы җитештерү фәнни тикшеренү инс- титутының генераль директоры Алексей Якимов терлекләрне ашату, кадрлар буенча үз тәкъдимнәре, фикерләре белән уртаклашты. Аның фикереннән күренгән- чә, сыерларга күпъеллык үләннән әзерләнгән азыклар кукурузга караганда күпкә файдалырак. Ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, сыер бер минутта күпме су эчә дигән сорау бирде, залда утыручыларның берсе дә төгәл җавап бирә алмагач, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Алмаз Шәрипов ярдәмгә килде, төгәл җавап биреп, залдагы халыкны шаккаттырды. Сыерлар бер минутта 20 литр су эчәләр икән бит. Менә бит инвесторның терлекчелек белән кызыксынуы әллә каян күренеп тора.
Семинарның практик өлеше башта Мортыш Тамак авылы фермасында үтте. Бу ферма яннарында тирес чирек гасыр өелеп ята иде, аның әсәре дә калмаган. Иске торакларны реконструкцияләп 500 баш терлекнең һәркайсына “түшәк- урын” булдырылган. Фермага бозаулар өч ай тулгач киләләр, алар төркемләп, ягъни 3-6, 6-9, 9-12, 12-18 айга чаклы тәрбияләнәчәкләр. Ә таналар каплатылып башка фермаларга китәчәк. Монда малларга азыкны МТЗ-82 тракторына тагылган “Хозяин” азык тараткычы белән бөтен азыкны бергә болгатып тараталар. Су да малкайлар авызыннан өзелеп тормаячак. Дөресрәге, кышкы салкында да ТЭН ярдәмендә автоматик рәвештә җылы су белән тулыланып торачак. Мортышта өч абзар капиталь төзекләндерелеп терлекләрне тоту шартлары яхшырган. Монда барысы 5 миллион сумнан артык эш башкарылды, ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Биктимеров. Семинарга килүчеләр аннары Кадрәк авылындагы фермада булдылар, монда алар 85 башка исәпләнгән буаз сыерларга төзелгән торакны карадылар, бу торак тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора. Чөнки ул профнастил белән эшләнгән, тәрәзәләренә поликарбонат куелган. Торакның эчендә һәр буаз сыер өчен “түшәк-урын” булдырылган, кышкы салкын чорда җылыту өчен стена арасына кипләнгән салам тыгу өчен ара калдырылган. Торакның икенче өлешендә бракка чыгарылган сыерлар өчен дә абзар төзелгән. Бу торак 19 көн өчендә сафка басты. Яңартылган биналарда чәй эчеп, ял итү урыны да бар, шунда ук ясалма орлыкландыру технологы, ветеринария табибы бүлмәсе дә урнашкан. Семинарда катнашучылар Чувашия республикасында җитештерелә торган терлекләрнең тоякларын дәвалау станогын да карадылар. Гомумән семинарга килгән вәкилләр фермаларны карап аһ иттеләр, бик күп яңалыклар күрделәр, үзләрендә дә шундый тораклар булдырырга кирәк дип кайтып киттеләр.
безнең белешмә
Сыердан бер литр сөт алу өчен аңа 2,31-3,17 литр су эчерергә кирәк. Бер литр сөтнең составын су – 87,5%, коры матдәләр – 12,5% бар. Шул коры матдәләрнең сөт майларын – 3,5%, сөт шикәрен – 4,7%, аксым - 3,3%, минераль матдәләр 0,7 процент тәшкил итә.
сан
Әлеге хуҗалыкта 1290 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 570кә якыны савым сыерлары. Ел азагына биредә сыерлар саны 600 баштан артыр дип көтелә. Монда һәр баш шартлы терлеккә катнаш азыкны исәпләмичә 36 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.
кызыклы факт
Әлеге хуҗалыкта фермалар, башка корылмалар узган гасырның 70 елларында студентлар көче белән төзелгән. Хәтта бу торакның берсен төзегәндә Россиянең бүгенге авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров та эшләгән. Быел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе, нәсел предприятиесе, дәүләт ат конюшнясы, орлыкчылык инспекциясе, гостехнадзор хезмәткәрләренең бушлай (өмә) хезмәте белән әлеге торакларга реконструкция ясалды .