Татарстан Республикасында ел саен муниципаль районнарның авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреҗдениеләре арасында конкурс үткәрелә. Быел бу конкурста республиканың 1054 мәдәният учреждениесе катнашты, шулар арасыннан барлыгы 21 китапханә җиңеп чыкты. Җиңеп чыгучылар арасында безнең районның Аю авыл китапханәсе (филиал мөдире Вәсилә Әхмәтҗанова) дә бар. Бу китапханә 100 мең сум грант отты, әлеге грант акчасы китапханәнең матди-техник базасын яңарту өчен тотылачак.