Берсүзсез җиңү

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, үткән сайлауларда “Бердәм Россия” берсүзсез җиңү яулады.

Минзәлә районы халкының җыеннар вакытында бирелгән наказларын алдагы бишьеллыкта да Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов тормышка ашырачак. Минзәләлеләрнең 95,53 проценты аның өчен тавышларын бирде. Минзәлә, Актаныш, Мөслим районнары кергән 43 нче Ык буе сайлау округында 62940 сайлаучының 98,36 проценты сайлауда катнашты. Шуларның 3,12 проценты үз тавышларын Илшат Габделхаевка, 1,46 проценты – Артур Галиуллинга, 95,20 проценты Алмаз Шәриповка бирделәр. Шулай итеп бу округта да җиңүче булып Алмаз Шәрипов танылды. Сайлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан халкы һәм минзәләлеләр республикада алга таба да сәяси, социаль-экономик үсештән канәгать, мил­ли һәм дини тотрыклылыкның булуын тели.

Районда сайлау нәтиҗәләренең республиканыкыннан аерылмавы минзәләлеләрнең дөньяда, илдә, республикада барган вакыйгалар белән хәбәрдар булуы, нинди генә сүзләр булса да, аларга адекват бәя бирүен күрсәтеп тора. Районда 2014 елда тормышка ашырылган 26 дәүләт программасы аша гына да ярты миллиард сумнан артык төзелеш, ремонт эшләренең алып барылуы һәркемдә позитив фикерләр тудыруына шикләнмәскә мөмкин иде. Районда башкарылган эшләр минзәләлеләрнең социаль-көнкүреш шартларын күпкә яхшырта бит. Журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов җыеннар вакытында кабул ителгән наказлар 2015 һәм алдагы 5 елга партиянең һәм хөкүмәтнең эш планы булып торачак,

 диде һәм биргән һәр вәгъдәнең тулы күләмдә үтәләчәген вәгъдә итте.

– Президент, парламент, хөкүмәт, муниципалитетлар һәм бизнес – республиканың үсүен, чәчәк атуын, димәк, иксез-чиксез Россия Федерациясенең үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итүнең нигезен тәшкил итүчеләр. Без республиканың үсеше өчен актив эшләячәкбез, бар көчебезне куячакбыз, – диде ул.

Марсель Ханнанов, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе урынбасары:

– Мин тавышымны 43 нче санлы Ык буе сайлау окру­гыннан өч кандидатның берсе булган Алмаз Шәриповка, ә җиде партия арасыннан “Бердәм Россия” партиясенә бирдем. Районыбыздагы инвесторлар арасында иң уңышлы эшләп килүче, авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кертүче, авыл кешеләренең тормышы турында кайгыртучы, башкарган эшләре барыбызның күз алдында булган, үзебез белгән-күргән элеккеге де­путатыбыз Алмаз Хантимеровичка бирмичә, башка кан­дидатка тавыш бирмәссең бит инде.

”Бердәм Россия” партиясенә ышанычым зур. Бары тик бердәм командада гына республика казанышларын

 саклап калып һәм аның алга таба үсешен тәэмин итеп була. Татарстанда тормышка ашырылучы республика программалары кысаларында соңгы елларда гына да безнең районыбызда күпме яңа объектлар сафка ба­сты, күпме биналар яңартылды. Берничә ел элек кенә дә шәһәребездә Боз сарае, бассейн төзелүенә шаккаткан идек. Күпме яшүсмер шунда шөгыльләнә, чыныгу ала. Шәһәребездә 260 урынлы балалар бакчасы төзелүе – Минзәлә өчен зур вакыйга. Быел капремонт ясал­ган коррекция интернат-мәктәбендәге, авыл хуҗалыгы техникумындагы, педкөллияттәге үзгәрешләрне күреп сокланабыз. Шәһәребездә, авылларда яңа ФАПлар, күпфункцияле үзәкләр ачылуы, полициянең участок упол­номоченныйлары өчен йортлар, спорт мәйданчыклары төзелүе барыбыз өчен дә зур куаныч ул.

Светлана Калинина, Минзәлә инвалидлар оешма­сы рәисе:

– Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау­лар алдыннан безнең җәмгыятьтә очрашулар узды. Кем өчен тавыш бирергә? – аралашу барышында шундый со­рау туа иде. Фикерләр төрле, әмма берсе аеруча ошады: “Без гаиләбез белән күптән хәл иттек – “Бердәм Россия” өчен тавыш бирәчәкбез”.

Элегрәк “инвалид” сүзен бик сирәк ишетсәк тә, ул кешенең шәхесен түбәнсетә иде. Ә хәзер башкача, алар үзләрен яхшы яктан күрсәтергә, җәмгыятькә файдалы итеп тоярга тырышалар. Инвалидларны нәрсәгә булса да җәлеп итү өчен күп эшләр башкарыла, никадәр спорт­чы чыкты алар арасыннан (Сочидагы Паралимпиаданы гына алыйк) !

Россия һәм Татарстан Президенты кулга-кул тотынып, бер командада эшли. Җитәкчебез – Бөтенроссия инва­лидлар оешмасының территориаль бүлеге рәисе Рифат Ганибаев та “бердәм россияле” – ТР Дәүләт Советы де­путаты.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International