Шәхси кабинет ачу өчен гражданинга Пенсия фонды идарәсенә килеп, логин һәм керү өчен пароль алырга кирәк.
Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе пилот режимында “Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты” электрон сервисын ачты.
Яңа сервис кысаларында һәр гражданин 2002 нче елның 1 гыйнварына булган хезмәт стажын тикшерә ала; пенсия алучылар хезмәт пенсияләре күләмен һәм башка түләүләрне белә ала (ел саен уздырыла торган индексацияләр һәм корректировкалар уздырганнан соң бу бигрәк тә актуаль); ана (гаилә) капиталына ия булучылар капитал күләме хакында гына түгел, гаилә аннан өлешчә файдаланган очракта калган акчалар күләмен дә белә ала.
Сервис Россия Пенсия фонды идарәсенең Татарстан буенча бүлекчәләре сайтында (www.rfrrt.ru) “ПФР хезмәтләре” бүлегендә урнашкан.
Иминиятләнгән затның шәхси кабинетында инде берничә ел тормышка ашырыла торган түбәндәге өстәмә сервисларны очратырга була:
On-line клиент хезмәте – гражданнар чиратларда вакыт уздырмасын өчен интернет аша оптималь вакыт билгеләү; өйдән чыкмыйча гына интернет аша кабул ителүгә алдан язылу; иминият взносларын түләүче барлык категория гражданнар өчен түләүченең шәхси кабинетын булдыру.
Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты хезмәтләре uslugi. tatar.ru Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы кысаларында да тормышка ашырыла.